Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Рамазанга Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен - түзә бу бала!

Энекәшемә карыйм да, җан бәргәләнә, кычкырып елыйсы килә. Тик ярамый. Чөнки үзе еламый.

Ничекләр түзә бу бала, дип күп мәртәбәләр уйланам. Аллаһы Тәгалә көч биргәнгә шулай елмая аламы ул? Бала бит, олы кеше дә сына, ә ул яшәр өчен көрәшә. 

    Кулына операция ясатып, бер кочак тимерләр белән кайтканын язган идем. Кулы ярыймы, дип сорыйсыз. Көлсәң көл, еласаң ела, менә шушы ситуация буладыр. Куллар онытылды.

Йөрәк белән башка тотындылар. Операциягә киткәндә Наилә ут йотып китте, "Йөрәге ике генә клапанлы, диләр. Наркозны күтәрә алырмы икән, ди. Күтәрде. Операция ясаганның икенче көнендә,ике кулы сызлауга тешен кысып, кайтырга чыкты. Аллаһка шөкер, бу юлы куллары гөп булып шешмәде. "Җиңелрәк булды", - ди үзе дә. Кулларның бәйләвечләрен алдылар. Берсенең тимерләре кулында әле дә.

      Аз гына хәл алуга йөрәкне тикшерә башладылар, Казан юлыннан кайтып керә алганнары юк. Илебез бай, дибез. Тик табиблар, "Нинди хәл инде бу,  дип, бушлай тикшеренү турында сүз чыгуга,  "Хөкүмәтнең акчасы юк", дип аңлаталар. Имеш, андый диагнозлы авыру балаларны тикшерә торган аппаратлар юк икән. Ә түләүле клиникаларда - бар. Безнең акча күп булгач, кирәкле аппаратураларны эзләп, Казан буйлап түләүле клиникаларга чаптык. Бала бит. Үзең булсаң, йөрмәс тә идең",- дип сөйли әни кеше. 

- Йөрәк өч клапанлы булды, бер клапаны кечкенә. Бала үсеп киткән, шуның аркасында йөрәк сузылган, диләр. Тагын анализ ясаттылар, йөрәкне ашап ятмыйлармы икән дип, ортодонтка җибәрделәр. (Ортодонт-балалар һәм өлкәннәрдә төрле теш-теш аномалияләрен төзәтү белән шөгыльләнә торган стоматолог). Анысы да түләүле клиникада гына булып чыкты. 25 мең, 20 меңнәр белән генә сөйләшәләр...- дип уфтанып кайтып керәләр дә, иртән тагын чыгып китәләр. 

Рамазанның тешләре өстенә тешләр чыга башлады, урын калмый. Башка проблемалар да аз түгел. Табиблар киертеп куя торган тимер җайланма куймакчы булалар. Тамакка да, биткә дә куясылар, бу җайланма киңәйтергә тиеш булып чыга дип аңлыйбыз.

Ике атна тоташ Казан юлында йөреп арганнан соң, тагын акчалар барларга тотындык. Берсенә 25 мең сум, икенчесенә тагын шул чамадыр, әйтмәделәр әле, ди әнисе. Майда бармакка ясатасы операциягә дип җыйган акчалар тотылып бетә, арты хәерле булсын инде, ди  Наилә. Таһирә апа,  казлар өчен акча бирәсе булган кешеләргә чыгып китте.  Аллаһының бик яраткан бәндәләре ахыры без, дигән сүз мондый очракта еш әйтелә.

- Мөселман клиникасына бардык, бар документларны өйрәнделәр. Сөйләп күрсәттем хәлне. Бөтен хирургларны җыеп киңәшләшик башта, аннан эшләрбез, - дип әйтеп кайтардылар.

Кичә кич, 22.00 сәгатьтә, Наилә шалтырата, үзе елый. Йөрәк жу итеп китте. "Сүрия апа, бар икән ул мәрхәмәтле кешеләр, әлеге мөселман клиникасының баш табибы 25 мең сумлык җайланманы бушка эшлибез, дигән. Әле шалтыраттылар. Берсенә генә түлисебез була, -дип рәхмәтләр укый.

     Рамазанны тагын сынау көтә, бу бала сынау үтәр өчен генә туган кебек. Үзенә карауга күзгә яшь килә. Аллаһы Тәгалә җиңеллеген дә бирсен. Ярдәмен дә...

Таза-сау була торып та, тормышыгызның яме, тәме югалса, нәрсә эшләргә белми тилмерсәгез, менә бу баланың язмышын исегезгә төшерегез. Рамазан гел елмая, хәлең ничек, дип сорасаң, Аллаһка шөкер, ди...

Чынлап та шулай бу,  Аллаһка шөкерана итәргә кирәк, моның кадәр авырлыкны ул үзе генә күтәрә дә алмас иде. Аллаһы Тәгалә һәм Сез. Сезнең ярдәмегез белән барын да җиңә килә ул. Рәхмәт яусын барыгызга да.

     Йөрәгегез  зәгыйфь булганнар фотоларын карамагыз. Табиб төшергән фотолар болар, ди Наилә Мөбәрәкшина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев