Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Рамазанга бармаклар кирәк - булышыйк!

Мөбәрәкшин Рамазан Рәдиф улы 2005 елның 2 июнендә дөньяга килә. Көтелгән кадерле беренче бала була ул. Әле дә бик кадерле... һәм ул минем әти ягыннан туганым - Күәмдә гомер итеп бакыйлыкка киткән мәрхүмнәр Шәүкәт абый белән Саймә апаның кызы Таһирә апа Әхмәтованың оныгы, кызының баласы.

     Аңа бүген безнең ярдәмебез кирәк. Рамазанның бармаклары юк. Уч төбе бар, баш бармагы бар, калганы бияләй кигән кебек, аерым-аерым бармаклар юк. Бер бармаклар гына да түгел, Аллаһы Тәгалә бу нарасыйга һәм аның гаиләсенә сынауны өеп бирә.

2006 елда операция кичерә... Сынау арты килгән сынауны әти кеше күтәреп бетерә алмыйча, ике баласын да хатыны Наилә Максут кызына калдырып чыгып китә. Бүгенге көндә ялгыз ана  ике баласы белән Дөбъяздан күчеп кайтып, районыбызның Күшәр авылында яши. Сынауның чираттагысы безнең барыбызга да кагыла, кешелек дәрәҗәбезне сыный торгандыр Аллаһы Тәгалә, Рамазанны дәвалап булганлыгы ачыклана.

   Тик аның өчен 300 мең сум акча кирәк. Ялгыз ана аны күтәрерлек хәлдә түгел, туганнары ярдәме белән дә җиткерә алмый. Рамазанга ярдәм итү өчен ВК төркемендә аерым бит       https://vk.com/club172445193     ясалган. Аны алып баручыларның берсе безнең хәбәрчебез, үзе дә коляскада утырган Мөнир Шакиров.

Ул биттә бары да  язылган.  Укыгыз әле, тагын бер кат укыгыз да,  газиз балагызның  уйнаганына, кашык тотып ашаганына, бармаклары белән ручка тотып язганына карагыз һәм Рамазанны күз алдына китерегез. Хәлегездән килгәнчә ярдәм итегез. Бу мәҗбүри гамәл түгел, дөньясында аның кебекләр бик күп, тик нишлик соң ярдәм итәрдәй меценатлар юк бу дөньяда.  Байлары күп, тик аларда Рамазан кайгысы юк. Сабыйларның күпчелеге халыкның киң күңеле белән аякка баса.

    "Әтнә таңы" күпләп ярдәм итте мохтаҗларга. Тагын бер талпынып алыйк, райондашлар, якташлар. Кем өчендер бер ресторанга кереп чыга торган акча бу, ә Рамазанга бармаклар вәгъдә итә  300 мең  сум. Аның 27 600 сумы җыелган инде...   Без бу сумманы арттыра алабыз. Булышыйк, малыбыз артып кайтыр, Аллаһы Тәгалә биргәнгә бирермен дигән. "Сәдака адәм башына тәшәсе кайгы-хәсрәтләрне күтәреп торыр", дип сөйләгән иде Сәйдә абыстай да. Рамазанга булышып, үзебезне дә кайгыртыйк!

К сожалению, с рождения у ребенка выявляются множественные пороки развития: череп башенной формы, двусторонний экзофтальм, расщелина мягкого и твердого неба, тотальная синдактилия пальцев верхних и нижних конечностей.
Ребенок консультирован генетиком, поставлен диагноз - Акроцефалосиндактилия. Синдром Аперта.
26.10.2006 г в институте проведена операция: фронто-орбитальное выдвижение.
В данный момент учится в коррекционной школе. Особенно любит родной татарский язык. И очень мечтает чтобы писать и рисовать держа со своими пальцами авторучку и кисточки для рисования без посторонний помощи. Мальчик целеустремленный и некогда ни сидит сложа руки. Старается делать все сам, не смотря на отсутствие пальцев обеих рук.

В феврале 2019 года в ФГУ"СПбнцэр им. АЛЬБРЕХТА РОСЗДРАВА" под руководством профессора Игоря Владимировича Шведовченка и врача Кольцова А. А. рекомендовано 2-м этапом выполнить формированию 2-3 пальцев правой и левой кисти.
Стоимость операции составляет 300,000 рублей (триста тысяч рублей). У матери одиночки таких денег нет!?
После рождения отец сына ушел из семьи, оставив меня, с больным ребенком на руках. И эту сумму мне ни как собрать в одиночку…

ПОМОГИТЕ, ЛЮДИ ДОБРЫЕ!!! МНЕ ОДНОЙ НЕ СПРАВИТЬСЯ БЕЗ ВАШЕЙ ПОМОЩИ!!!???_
Быть одной в такой ситуации не пожелаешь и врагу!!!
Любое, даже самое маленькое пожертвование имеет для нас огромное значение! Маленькое складывается в БОЛЬШОЕ!

?РЕКВИЗИТЫ ДЛЯ ОКАЗАНИЯ ПОМОЩИ:
?Карта СБЕРБАНКа: 4817 7601 2356 7095 (ФИО получателя НАЙЛЯ МАКСУТОВНА МУБАРАКШИНА мать)
?КИВИ-кошелек: +7 987 213 23 35
?Яндекс.Кошелек: 410017505159282
 
 Фот:    https://vk.com/club172445193   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев