Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Үсәсе Динә, таныласы Динә, татарның горурлыгы буласы Динә! - алтын медаль алган Әтнә кызы нинди ул?

Динә Сәгыйтова алтын медаль алганын хәбәр иткән идем.

Мәскәүдә "Яшь профессионаллар" (Ворлдскиллс Россия) III Илкүләм югары уку йортлары арасында узган чемпионатта җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алара арасында Олы Әтнә авылы кызы Динә Фәрит кызы Сәгыйтова да бар.

Сүрия МИНГАТИНА


    Мәскәүдә ВДНХның 75 нче павильоны мәйданчыгында узган «Яшь профессионаллар» (Ворлдскиллс Россия) III илкүләм югары уку йортлары арасындагы Чемпионат  кысаларында һөнәри осталык буенча финал ярышларына йомгак ясалды.

   Әлеге бәйгедә Динә  Сәгыйтова да катнашты һәм  бу  чемпионатта "Отельләр белән идарә итү" компетенциясендә алтын медаль белән бүләкләнде. Бәйге бик катлаулы һәм авыр булганлыгын вузара чемпионат финалында Россиянең 73 югары уку йортыннан 500ләп конкурсантның дүрт  көн дәвамында 52 компетенция буенча һөнәри осталыкта көч сынашуы да күрсәтә. Аларның эшен 500 дән артык эксперт бәяли.
Беренчелек нәтиҗәләре буенча барлыгы 64 алтын, 47 көмеш, 39 бронза медаль уйнатыла.  
«Быел чемпионат форматы үзгәрде. Биремнәр катлаулырак булды, проектлау һәм аналитиклар блогы өстәлде, ярышларда катнашкан югары уку йортлары саны артты. Конкурсантлар барлык бурычларны да үтәделәр, үзләренең практик өлешендә белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Чемпионатта катнашучыларның һәрберсе тормышта куллана һәм киләчәктә үзе сайлаган  һөнәр юлында тәүге адымны ясый ала торган тәҗрибә алды», - ди «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» Берлегенең белем бирү оешмалары белән эшләү департаменты директоры Сергей Куколев бәйгегә йомгак ясап.

                    “Ачуымны чыгардылар, барыбер беренче урын алам”

      Мондый дөньякүләм бәйгеләрдә катнашучылар бер яктан сокландырса да, икенче яктан азрак куркыта. Чөнки бик зур көч сарыф ителә. Күпме нерв киеренкелеген, дулкынлануны җиңеп, үзеңне күрсәтү өчен зур батырлык та кирәк. Әле бит шул үзең  артында синең чыгышыңны тын алырга куркып көткән уку йорты коллективы, сиңа зур өметләр баглаган туган төбәгең,  якыннарың бар. Моны берничек тә онытып булмый.  Бары “Алга , артка юл юк”, дип тырышсаң гына. Динә Фәрит кызы  өчен дә бу шулай.

Мәскәүгә киткәч, беренче көнне югалыбрак кала ул.  “Әни, миннән булмас, монда бик көчлеләр, Владивостоктан да, Ставропольдән дә килүчеләр бар. Алар бик осталар...” дип шалтыратты. Тавышы да үзенеке түгел. Һәрхәлдә мин ул тавышта  үзенә ышанган Динәне күрмәдем. “Бу синең әле танышуың гына. Белмәгән эшең, катнашмаган ярышың түгел, бар да әйбәт булыр, дип тынычландырырга тырыштым. Үзем жәлләп тә куйдым. Шуның кадәр шөгыльләнеп тә бәйгедән төшеп калса, ул инде Динә булмаячак.  Бу бәйгедә ул очраклы гына катнашмый. Аның Олы Әтнә мәктәбенең 6-7 сыйныфында укыганда ук төзегән үз бизнес планы бар. Баштарак  аның бу шөгыленә апасы Дилбәр белән  елмаеп, баласытып кына карасак та, үсә төшкәч аңладык. Ул шул үзалдына куйган максатына, хыялына таба бара. Икенче көнне тагын хәбәргә чыкты кызым. Бу юлы тавышы көр. Үз-үзенә ышанучан. “Нәрсә үзгәрде?”, дим. “Ачуымны чыгардылар, барыбер беренче урын алам...”, ди. Монысы безнең Динә иде. Димәк, җиңәчәк, дип уйладым”,- дип сөйли  аның  әнисе, Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының директор урынбасары Райлә Равил кызы Садуллаева.

Әни кеше ялгышмый. Динә чемпионатта  алтын медаль яулый. Әйе, нәкъ менә, тир түгеп, бик күп көч куеп яулап ала ул аны. Озак әзерләнүләр нәтиҗәсе бу медаль.

                         “Мин иҗат кешесе...”
      -  11 сыйныфның ахырына кадәр мин кая барасымны, кем буласымны да  белмәдем. Шуңа күрә төп имтиханнар рус теле, математика белән беррәттән тарих, җәмгыять белеме, инглиз теленнән “ЕГЭ” бирдем. Мин я юрист, я лингвист, я туризм буенча китәрмен дип уйлый идем. Тик анык кына карар булмады.  Озак уйлый торгач, әнием белән Гөлүсә апаның киңәшләрен тыңлаганнан соң гына туризм буенча китәргә ризалаштым.  Баштарак мин аны экскурсияләр үткәреп йөрү генә дип  күзалласам, ныклап бу өлкә белән таныша торгач, әлеге һөнәрнең башка тармаклары барлыгын да белдем. Юрист һөнәре минем өчен катлаулы булыр дип уйладым. Арыр идем мин аннан, мин күбрәк иҗат кешесе. Лингвист та булалмадым, анда күп акча түләп керәсе иде. Биш имтиханымны  яхшы тапшырып, 255 балл җыйган идем. Һәм ул баллар туризм буенча Тимирязев исемендәге Казан инновацион университетның бюджет бүлегенә керергә ярдәм итте. Әлеге уку йорты, кешеләргә булган мөнәсәбәте белән  безгә кабул итү комиссиясеннән үк ошады. Без документларның оригиналларын шушында тапшырдык та кабат алмадык.

Укый башлагач, менә шушы бәйге Ворлдскиллс турында сөйләшә башладылар. Аның бик күп компетенцияләрне үз эченә алуын аңлаттылар.   Безнең һөнәр буенча гына да әллә ничә төре: туризм, кунакханә администрациясе, техника эше һ.б. бар. Һәм  безгә, студентларга,  бу бәйгегә катнашып карарга тәкъдим иттеләр. Миңа ул бик авыр тоела иде. Чынлыкта да бик авыр. Ничектер мин ризалаштым  һәм Ворлдскиллс чемпионатында  “Экскурсия хезмәтләрен оештыру”компетенциясендә катнаштым. Башта төбәкара бәйгесе булды. Соңыннан безнең Казанга Мәскәүдән, Түбән Тагил, Ижевск, Чувашстаннан килделәр. Без катнашучылар үзара көч сынаштык. Һәм мин үзем сайлаган компетенциядә җиңүгә ирештем. Бу миңа зур тәҗрибә булды, тик миңа ул алай ук ошап бетмәде. Икенче курста укыганда озак уйлаганнан соң, мин тагын катнашып карарга булдым.

"Кунакханә администрациясе" - минем өчен бик кызык өлкә. Аннан соң ул күбрәк 60-70 процент инглиз чемпионаты, анда аралашу инглиз телендә генә бара. Анда нәкъ кунакханәләрдәгечә эшлисең, басып торасың, кунаклар белән аралашасың. Аннан соң ул минем инглиз телемне үстерергә, камилләштерергә дә ярдәм итәчәк, дип уйладым да,   яз көне, икенче курсны тәмамлаганда,  Игорь Алексеевич Гурьяновка әйттем. Ул минем җитәкчем, тренерым кебек була инде. Игорь Алексеевич каршы килмәде. Без әзерләнеп, вуз чемпионатында катнаштык.  6 кыз идек. Мин җиңдем. Миңа "Көз көне Мәскәүдә финал була",  дип әйттеләр.

Без бик күп һәм бик каты әзерләндек. Мин 4 йолдызлы "Релита" отелендә стажировка үттем. Аннан соң августта Казанда  Ворлдскиллс кунакханә администрациясе буенча Россия җыелма командасы тренеры килде. Аның белән дә байтак эшләдек.Авыр булды билгеле, тик Мәскәү кадәр Мәскәүгә дә әзерлексез барып булмый", - дип сөйли 20 яшьлек Динә.
   Мәскәүдә 4 көн дәвамында 11төбәктән килгән  студентлар  көч сынаша. Дөньякүләм экспертлар каршында чыгышлар ясыйлар алар. "Анда сөйли торган, яза торган бик күп модульләр дә бар иде", - ди алтын медаль иясе. Шунысы кызганыч, Динә  бүтән бу чемпионатта студент буларак катнаша алмый. Төбәкара, вузара бәйгедә дә җиңгәч,  рөхсәт ителми икән.


                 "Динә  - җир кешесе түгел"
      Шундый зур җиңүләр яулаган Динә нинди ул, замана баласыдыр инде дисезме? Миңа да шулай тоелып китте башта. Тик үзе белән аралашкач, фикерләрем үзгәрде. Динә  бик тыйнак, әдәпле. Сүзне уйлап кына сөйләшә. Итәгатьле. Гадилеге дә бар, мин-минлек тә күрмәдем, масая да белми.   Тормышта аның үз юлы бар, аның үз эше дә булачак, Аллаһы боерса. Әлегесе вакытта  ул -  3 курс студенты. Тагын бер ел укыйсы бар. Аннан ул белгечлек алачак.

"Гаиләдә икенче кыз булып дөньяга килгән Динә кечкенәдән бик тыйнак, бик тыныч булды.  Ул үз дөньясы белән яши, әле дә шул үз дөньясында кайный. Кешене сынап бетермичә, үз янына җибәрмәскә мөмкин. Психология белән бик кызыксына, тарихны, чит телләрне яратып өйрәнә. Бик күп укый. Бик күп анализ ясый. Тормыш төбеннән күтәрелеп, зур дәрәҗәгә ирешкән кешеләр язмышы аны бик кызыксындыра. Бик тырыш, һәр эшне намус белән җиренә җиткереп башкара. "Мыльная опера" аның өчен түгел.  Әтисе Фәрит үлгәндә 1 сыйныфта укый иде. Шуңадыр, бик мөстәкыйль булып үсте. Үзенә кирәкле бар эшне дә булдыра", - дип сөйли әнисе Райлә. "Динә - җир кешесе түгел, - дип өстәп куя. -  Кишер үсәме, помидор үсәме, аның анда эше юк. Кушсаң эшләргә мөмкин. Ашарга тәмле пешерә. Ит ризыкларын яратып ашый. Килде - китте ризыклар ашамый, файдалы булсын аңа."  
      ... Динә белән аралашканнан соң, үз яшеннән олырак акыл хуҗа бу кызга, дигән тирән хөрмәт калды. Әле иң гаҗәпләндергәне бу да түгел.


               Динә һәм татарча рэп
Динә җырлар да яза икән. Үзе яза, үзе җырлый. Һәм татарча җырлый. Рэпка бик исем китмәсә дә, Динәнең җырларын социаль челтәрдән табып тыңлап утырдым. Талант булса була, булмаса юк, диләр. Рэпка язылган җырларның эчтәлеге бер сокландырса, көе, сүзләрнең ачык әйтелеше,  җырның мәгънәле булуы аңа карата булган хөрмәтемне тагын да арттырды.

 "Рөхсәт ит", "100 ел", "... яки әкият", "Төзә һәм ат", "#бүтәннәр белән", "Бүре", "#кызтүгелбәла" -  дистәгә якын җыр һәм,  белеп бетердем дигәннән соң,   минем өчен ачылмаган  Динә.  
   Үсәсе Динә, таныласы Динә, татарның, Әтнәнең горурлыгы буласы Динә күзалдымнан үтте. Әле ул таныла башлаган гына икән. Мәктәп укучыларына очрашуларга менә  кемне чакырырга кирәк.  Динәне! Ул үзенә тарта белә, ул үзенә ияртә белә...

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев