Әтнә таңы

"Татарлыгым минем канымда"

Сүзем – каләмен гомер юлдашы иткән, табигатьне, кешеләрне, тормышны, үзенең милләтен, телен яратып һәм хөрмәт итеп яшәүче, “Күңел дәрьям дулкын-дулкын...”, “Можга татарлары“, “Шәп абый булам!” исемле китаплар авторы, укытучы-шагыйрә Надия Вәлиева турында.

Реклама

...1954 ел, 5 октябрь. Әтнә районының янында урманы, таулары, яшел үзәннәрдән аккан салкын чишмәләр арасында урнашкан Мокшы авылында Фаяз абый белән Галия апаның гаиләсендә икенче бала - кыз бала дөньяга килә. Аңа Надия дип исем кушалар.
Надия апа җыр-моңга гашыйк гаиләдә тәрбияләнеп үсә. Әтисе гармунда уйный, әнисе матур итеп җырлый. Шуңадыр ул кечкенәдән җырлый, шигырь сөйли, клубта узган бер генә чара да аның катнашыннан башка узмый. Мәктәп елларында ук шигырьләр, мәкаләләр язган кыз журналистика факультетына укырга керү турында хыялланса да, язмыш аны тарих-филология факультетына илтә. 1978 елда ул эшчәнлеген Биектау районының Шуман сигезъеллык мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлап җибәрә. 1982 елда язмыш җилләре Надия апаны гаиләсе белән Удмуртиянең Можга шәһәренә алып килә. Шәһәр администрациясендә эшләү белән беррәттән аның Ижауда чыккан “Яңарыш”, “Можга хәбәрләре” гәҗитләрендә даими язмалары чыгып бара. 1993 Татар иҗтимагый үзәген төзеп, Надия апа үзе кебек үк милләт өчен җан атучылар белән берлектә, төрле мәдәни чаралар, бәйрәмнәр, фестиваль, конкурслар оештырып татарларны “йокыларыннан” уяталар. 1994 елдан Надия апа балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясеннән беренче санлы мәктәпкә килә. Шәһәрдә беренче социаль педагог булып эшли башлый. 2003 елдан татар телен мәктәптә фән буларак өйрәтә башлыйлар. Татар милләтенең бүгенге хәле, киләчәге, милләт башына төшкән зур сынаулар аның җанын әрнетә, аны хәсрәткә сала. Шагыйрьнең үз милләтенә мәхәббәте чиксез, аның киләчәгенә ышанычы зур. Ә инде гомер көзендә кабат Казанга кайткач та, ул туган теленә хезмәт итә, балалар бакчасындагы нәниләргә ана теленә мәхәббәт тәрбияли. Аның “Шәп абый булам” исемле балалар өчен язган китабының беренче өлеше дә “Безнең бакча” дип атала. Анда нәниләр турында кызыклы шигырьләр урын алган. Ул бүген дә туган телем, халкым дип, янып-көеп яши. Хөрмәтен, мәхәббәтен шигырь юлларына күчерә. Надия апага шушы көннәрдә 65 яшь тулды. Тормыштан ямь, тәм табып яшәүче бу олугъ затны,әйтерсең, еллар әйләнеп узган. Ул көр күңелле, мәктәпләргә гел очрашуларга йөри, үзенең тормыш тәҗрибәсен яшь буынга тапшыра. Аның белән бер сөйләшү – бер гомер.
Надия Вәлиева: “Туган көн чәчәкләре”.
Гомеремнең кояшы сез,
Күңелләрнең балкуы.
Өметләрнең кочагында-
Шатлыкларның калкуы.
Илаһның серле бизәге,
Ачылмаган кодрәте.
Нечкә сүзле,чәчкә күзле,
Кешеләр мәхәббәте.
Чәчкәләр дә сөйли белә
Гомер – мизгел икәнен.
Күңел күзе белән күрсәң
Гөлләмәдә үткәнең.
Әйтелмәгән сүзем кебек,
Җырланмаган җыр булып,
Туган көнең чәчәкләре
Килә артыңнан куып.
Узган еллар мизгел булып,
Чәчкә чугына сеңгән.
Әткәң-әнкәң, күңел моңың
Таҗларына сеңдергән.
Яшәү – театр уены,
Алыш – сатышлы тормыш!
Чәчкәләргә әверелгән,
Шөкер, бүгенге язмыш.
Шиңми торган, сулмый торган
Туган көн чәчәкләре –
Тормыш төпләреннән килгән
Аллаһның рәхмәтләре.
 Назирә Габдрахманова,  Иске Өҗем мәктәп,                   Ташчишмә авыл китапханәчесе

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: