Әтнә таңы

Әтнә больницасының Саниясе бар!

Гел күзәтәм, гел сокланам. Һәм аңа карап нәтиҗә ясыйм. Шундый зур оешмаларның эшен бәяләгәндә күп очракта менә шундый хезмәткәрләр эшенә игътибар итәләр дә.

Әтнә районында Сания Наил кызын белмәүчеләр бик сирәктер. Булса да, ул кеше гомерендә бер тапкыр да больницага барып карамаган, авырмаган заттыр.

Ә больница ишеген ачып кергәннәр, биредә еш дәваланучылар Лаеш районының Атабай авылы кызын, Өшкәтә киленен яхшы беләләр. Беләләр генәме соң, хөрмәт итәләр. Яратып, үз итеп, "Сания" дип кенә дәшәләр. Әтисенең исемен кушып әйтүчеләр дә бар, ә без аны инде үз туганыбыз кебек күргәнгә, хезмәттәшләре кебек үз исеме белән генә атыйбыз. 

Больницага дәваланырга кергән белә, аны һәрчак чиста урын- җир каршы алачак.  Озак та үтмәс,  ул үзе дә балкып килеп кереп, "Авырып киттеңмени? Борчылма, адәм баласы авырмый тормый, табибларыбыз үз эшләрен яхшы беләләр, ике-өч көннән чабып йөри башларсыз, Алла боерса",- дип, күңелне күтәреп чыгып та китәчәк.

Көнгә һәр палатага ничә кереп, ничә чыгадыр ул, анысы саналмый. Ара-тирә аның хезмәтенә игътибар итүче дә юк шикелле.   Гел күз күреп ияләнгәч, ул шулай йөреп торырга тиеш кебек тә. Аның юклыгын ярты көн күренмәсә генә аңлыйсың, "Сания кайда икән, авырмыйдыр бит, ник юк..." - дип, барлый башлыйсың.

Өйдәге кебек, йорт хуҗабикәсе азрак югалып торса, дөнья беткән күк була. Югыйсә, ул үзе белән берни дә алып китми, ул кайтканга карап та әллә ни үзгәрми. Хикмәт аның булуында, тәмле телендә. Гел йөгереп эшләп торган хезмәтендә, тәртиптә, пөхтәлектә икәнлеге  ул юкка чыккач кына беленә .

Сания Наил кызы Шәрәфиева да нәкъ менә шул хуҗабикә ролендә. Безнең "сестра-хозяйка" ул, дип горурланып таныштыралар аның белән. 

Реклама

  Өшкәтә егете Әмиргә тормышка чыгып, Әтнә районына кайта ул.   1993 нче елның 29 октябрендә эшкә килә Сания  Әтнә больницасына.  Менә шул көннән бирле биредә эшли.  Шул еллар эчендә ире белән  бер ул, бер кыз тәрбияләп  үстерәләр.

Элегрәк дәваланырга больницага керүчеләргә махсус киемнәр - халатлар, күлмәк-ыштаннар бирәләр иде. Урын-җир кирәк-яракларын да авыруллар  үзләре барып, кастелянша штатында эшләүчедән алалар  иде.  Хәтерләсәгез бу вазыйфада озак еллар Мәдинә апа эшләде. Урыны оҗмахта булсын.  Аны Сания алыштырып,  намус белән бу хезмәтне башкарып, "сестра-хозяйка" вазыйфасына күтәрелде. Санитаркаларның хезмәте өчен дә җаваплы ул бүген.

-  Фигаро тут, Фигаро там... - Сания Наил кызының хезмәтен кыскача шулай күз алдына китереп була. Йөгереп, йөреп кенә тора ул. Иртәдән кичкә кадәр күпме кеше белән аралашканын, ниләр башкарганын әйтеп тә бетереп булмый. Матди җаваплылык аның өстендә. Күпме журнал тутырып, аны барлап торасы, урын-җирне, барлык кирәк-яракның исәбен төгәл алып барасы... Алдауны белмәс, тиктормас, кешегә каты бәрелмәс... бу  хезмәттә  намус белән хезмәт итүчеләр генә эшли ала. Табибка да, шәфкать туташына да яраклашып, санитаркалар белән аңлашып эшли белүе, авыруларга ачык мөгамәләсе, тәмле сүзе хөрмәт хисләре уята. Төгәл ул. Гаиләсе дә үрнәк...- дип бәяли аның хезмәтен озак еллар Сания белән  бергә эшләгән баш табиб Азат Харис улы Гарипов.

Гомер дигәнең елгыр аргамак, чаба тора. Сания Шәрәфиеваның да бүген гомер бәйрәме. Бергә эшләгән коллективы, хезмәттәшләре, дуслары аны олылап юбилее белән котларлар. Менә шул котлаулар арасында иң изге котлау-теләкләрне бездән, больницада дәваланучы дусларыңнан да кабул ит, Сания. 

Гомерең озын булсын, көйле булсын. Авыртуны, ару-талуны белмә. Ачык йөзең гел балкысын, гаиләңдә, хезмәтеңдә кадерле, хөрмәтле бул. Тормышта үз урының бар һәм ул тырыш хезмәт белән яуланган. Игелеген күр. Бәрәкәтле гомер насыйп булсын сиңа.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: