Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Әтнә фельдшеры өйдә бәби таптырган

“Эшләсә ул эшли ала”, дип “Усал” даны алган Югары Көек авылына - эшкә җибәрәләр аны.

Раушания Сабирова җырлы-моңлы Минзәлә ягында туып-үскән. Шуңамы, аның турында “Бик матур итеп җырлый ул, элек концертлар аннан башка узмады да”, – дип хәбәр иттеләр. Дөресен әйткәндә, максатым – авылның элекке фельдшерының музыкаль сәләтен рекламалау түгел, шушы мәкалә аша авыл халкының аны ни дәрәҗәдә хөрмәт итүен, Рау­шания ханымның хезмәт юлын – үз эшенә ни дәрәҗәдә бирелгәнлеген ачыклау...
Минзәләнең ике кызы юллама белән юлсыз Әтнәгә, аның да Мари почмагында урнашкан Күлле Киме авылына килеп төшәләр. Баш табиб Илсия Сабирова аларның үз-үзен тотышын, сөйләшүен чамалаганнан соң үз фәтвасын чыгара: “Монысын Югары Көеккә авыл фельдшеры итеп эшкә алырга һәм шунда озатырга”. Шулай итеп тигез асфальт юлда гына йөреп ияләнгән кыз бала юлсызлыкның, юклыкның ни икәнен татый башлый. Шулай да зарланмый, баш-аяк эшкә чума. “Мин килгәндә авылда 150 хуҗалыкта 650 кеше яши иде”, – дип искә ала ул.
Авылда фельдшер булып эшли башлый ул һәм 43 ел дәвамында авыл халкына ярдәм күрсәтә  1975 елның 1 апреленнән эшкә чыга. Беренче елны ук бер кешене яшен суга, беренче зур эш чыныгуын әнә шул вакытта ала, күрәсең. Аннан соңгыларын бик искә аласы да килми бугай. Шулай да өйдә бәбәй таптыруын, Әтнә больницасында бәбәй таптырырга дип бер хатын-кыз белән үрле-кырлы сикереп тракторда баруын гадәти хәл сыман искә алып узды.
Хезмәтенә күрә бик күп мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Үзе исә: “Баш табиб Азат Гарипов та бик ихтирам итте мине. Усал син, Раушания, диюе әле дә колакта. Шуңамы, мине аеруча хөрмәт итте бугай”, – дип көлә.
Совет чорында кан бирү – донорлык киң җәелгән иде. Язын һәм көзен 30ар кешедән кан ала торган булган. Кыскасы, хезмәте белән бәйле рәвештә авылда яшәүче һәр кеше белән һәрдаим элемтәдә торган. 2017 елдан пенсия ялына китә. Аның турында хәзер фельдшер булып эшләүче Гөлнара Зиннәтова да бик җылы фикерләр җиткерде. “Һәр эшне җиренә җиткереп башкара, төгәл ул. Аның ярдәмен тоеп эшлим”, – дип елмая.
Ә бүгенге көндә җәмәгате Фоат белән 3 бала тәрбияләп үстереп, 8 оныкның сөекле әби-бабасы булып яшәп яталар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев