Этнэ таны

Әтнә кызы бүләкләнде

“Татмедиа” агентлыгы футбол чемпионатын яктыртуда өлеш керткән журналистларны бүләкләде

Бүләкләнүчеләр арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе хәбәрчесе дә бар. Бүген “Татмедиа” республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында футбол буенча дөнья чемпионатын яктыртуда зур өлеш керткән журналистлар бүләкләнде.

Журналистларга рәхмәт сүзләрен агентлык җитәкчесе Айрат Зарипов җиткерде. “Бу ел мөһим вакыйгаларга бай булды. Россия Федерациясе Президентын сайлау һәм футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру барышында чараларны яктыртуда актив катнашкан өчен бырыгызга да зур рәхмәт. Эшегездә уңышлар, зур җиңүләр насыйп булсын”, - диде ул. Бүләкләнүчеләр арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе хәбәрчесе Ләйлә Хәкимова да бар, аңа Мактау грамотасы тапшырылды.

Реклама

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/05/176449/

 Ләйлә Хәкимова - Әтнә районының Күшәр авылы кызы. Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында белем алган белгеч. Юл башы Әтнә белән бәйләнгән...

Котлыйбыз, Ләйлә!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: