Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Әтнә кызы калыптан котылырмы? "Шаян ТВ"да нишли ул

Районыбызның Бактачы авылы кызы, "Күңел чыңы" түгәрәге әгъзасы Энҗе Ирек кызы Хөсәенова

Татарстан язучылар берлегендә Яшь язучылар семинарында катнашты. 

Энҗенең үзе белән дә, шигырьләре белән дә укучыларыбыз яхшы таныш. Аның "Башваткыч"та катнашканы бар, "Яшәү яме"ндә дә чыгыш ясады. Тыйнак, күп сүзле түгел. Үз фикере бар, дөньяны үзенчә күрә, һәм шул яшәешне шигырьләрендә үзгә итеп, үзенчә бирергә ярата. Калып белән язмый. Иҗатында төрле юллар эзли. Бер урында таптана торган түгел. Бүгенге көндә Казанда яши. "Безнең мирас" журналының сайтын алып бара.

-Шигырьләремне  "Казан утлары" журналына тапшырырга куштылар бастыру өчен. Үзләренең киңәшләрен, фикерләрен җиткерделәр. Безнең шигырь остаханәсендә Марсель абый Галиев, Зиннур абый Мансуров, Фәйрүзә апа Мөслимова, Фәнил абый Гыйлаҗев киңәшләрен бирделәр. Иҗатыңда шигъриятне күрәбез,- диделәр. Фәйрүзә апа "Энҗенең иҗатын яратам, шундый ихластан яза" , диде. Иҗатыңда милләт темасы да бар, дип тә әйттеләр. Шигырьләрне бер юлда бер сүз генә түгел, калыпка салып язып кара, дип тә киңәш иттеләр. Мин элек калып белән яза идем, аннан бу стильгә күчтем һәм монысы миңа якынрак.  Бу семинар миңа күп нәрсә бирде, бик күп киңәшләр ишеттек, - ди Энҗе Ирек кызы.

 

         

Бу җиһанның
кайсыдыр бер
почмагында
беләм
синең
барлыгыңны.
Миннән искән
җылы җилләр
чәчләреңә килеп
кагылдымы?

Син —
йөрәгемә
уелган
шатлыгыммы,
сагышыммы?
Сандугачлар аша
юлладым мин
тавышымны.
Таныдыңмы?..

Кояш
нурларыннан
тоярсың син
җылылыгын
күңелемнең.
Мин
һәрдаим
юлларыңда
бер яктылык
булып
күренермен.

Энҗе Хөсәенова
03.10.2019

                                                                                                                         

Семинарның нәтиҗәсе буларак, Язучылар берлеге исеменнән 6 авторның иҗатларын Татарстан китап нәшриятының 2021 елгы планына аерым җыентык итеп бастыруны сорап, мөрәҗәгать итәргә карар кылынды.  Чулпан Хаҗиева, Алинә Галиева, Айгөл Абдрахманова, Алинә Бикмуллина, шагыйрьләрдән Ләйлә Хәбибуллина белән Гүзәл Закирова кертелде. Шулай ук ТР язучылар берлегенең иҗат мәсьәләләре буенча рәис урынбасары һәм семинарның модераторы Рәмис Аймәт җиткерүенчә, биредә катнашкан авторларның иҗат үрнәкләре русча һәм татарча инде әзерләнеп ятучы коллектив җыентыкка өстәлеп, Татарстан китап нәшриятына тәкъдим ителәчәк. 

Энҗенең иҗаты да, үзе дә үргә таба бара. Шуңа куаныйк. Аны бүген "Шаян ТВ"га чакырдылар, ә иртәгә "Россия" каналына "Хәерле иртә, Татарстан"га чакырдылар. Чиратта - "Яшәү яме" тапшыруы.

Тыңлыйк, укыйк, уңышлар телик аңа. 

Фотоларны      https://vk.com/id144730745 
 http://kazanutlary.ru/news/publitsistika/tatarstan-yazuchylar-berlegend-yash-yazuchylar-seminary-uzdy алдык

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев