Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Әтнә кызы - Ютуб каналы блогеры Ләйсән Ситдикова белән таныштырабыз

Гомер буйлап барганда бик матур табышларга юлыгасың. Бүген менә шундый бәхетле очракка тап булдык.

 Якташыбызның үзебез белмәгән тагын бер талантын-шөгылен белдек. Аны безгә хәбәрчебез Гөлнара Корбанова   хәбәр итте.

Якташыбыз Иске Җогып авылында туып үскән Ләйсән Зөфәр кызы Ситдикова (Садриева)ның   Ютуб каналында "Аш булсын" дип исемләнгән блогы бар икән.

- Гап-гади колхозчылар гаиләсендә туып үскән Ләйсән мәктәптә чит тел укытучысы булмаганда, үзлегеннән инглиз телен өйрәнеп, югары уку йортына керде. Ихтыяр көче Ләйсән Зөфәр кызында җитәрлек. Дин белемнәренә өйрәнеп, намаз укый башлады. Бик тәрбияле. Әти-әнисе Җогыпта яши. Әнисе Руя ханым да намазда. Мәчеткә йөреп, гарәп графикасын үзләштерде. Тирәбездә әйбәт кешеләр, сокланам аларга, - дигән иде хәбәрчебез, Яңа Шашы мәктәбе укытучысы Гөлнара Корбанова.

Ләйсәннең үзе белән элемтәгә керми калып булмады. Кызыксыну да, соклану да көчле.

Ләйсән бүгенге көндә тормыш иптәше Рөстәм белән  Казан шәһәрендә яши. Алар бер ул үстерәләр.

- Балалар бакчасында методист, өлкән тәрбияче булып эшлим. Иң яраткан шөгылем - камыр ризыклары пешерү. Мин бик татар җанлы кеше, туган телемне бик яратам. Ютуб каналында татар телендә каналларның булмавы  күптәннән борчый иде. Шул сәбәпле, үземнең татар телендә  баручы каналымны булдырдым. Ул каналга чит илләрдә яшәүчеләр дә кушылыр дип уйлый да алмадым, -  ди Ләйсән үзе. 

Аңа бик еш рецептлар сорап мөрәҗәгать итәләр. "Ә минем язарга вакытым юк. аннан соң миңа язганчы, күрсәтеп аңлату күпкә җайлырак. Атнага бер тапкыр бер рецепт куеп барырга тырышам.  Бүгенге көндә миңа Мәскәү, Екатеринбург, Йошкар-Ола якларыннан, төрле төбәкләрдән язалар, - ди якташыбыз.

"Аш булсын" блогеры сезгә үзенең реөептларын да тәкъдим итте.

Элемтәбез дәвамлы булыр дип ышаныйк.

Фотоларны Ләйсәннең үзеннән дә, инстаграм битендәге аккаунтыннан да алдык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев