Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Әтнә шагыйрәсе - җиңүче!

Гөлүсә Батталованың - татар әдәбиятында, шигъриятендә үз урыны бар. Һәм ул урын - буй җитмәслек тә әле!

Гөлүсә Батталованы укымаган шигырь сөюче юк бүген. Шигырь укырга яратмаучыларга да таныш бу исем. Аның иҗатын аңламаучылар да бар. Чөнки, Гөлүсәнең үз биеклеге!

Ул биеклектә - Сибгат Хәким, Лена Шакирҗан, Фирая Зыятдинова, Самат Шакир,  Хәкимҗан Халиков, Нәҗип Мәдияр...- Әтнәдән чыккан, аның данын күтәреп мәңгелеккә киткән бөекләр аһәңе, Әтнәнең бүгенге шигъри җанлы яшьләренең иҗат киңлеге... Ул биеклектә - тарих үзе! Акмуллалар сүзе!..

"Казан утлары" журналында сентябрь аенда  басылган "Дала исе килә кырдан.." циклы өчен  "Айның иң яхшы авторлары"  Дипломы белән бүләкләнде Гөлүсә Рәшит кызы.

"Казан утлары" ай саен сораштыру уздыра. Менә шул сораштыру барышында  Гөлүсә Батталова өчен бирелгән тавыш иң күбе булып чыкты.

Котлыйбыз! Бу - Гөлүсә иҗатын яратучылар җиңүе дә...

Фотолар Гөлүсәнең альбомыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев