Әтнә таңы

"Әтнә таңы" журналистын ТР хәрби комиссары бүләкләде

Шушы көннәрдә редакциябез өчен истәлекле вакыйга булды.

"Әтнә таңы" газетасын укып баручылар  газетабыз битендә басылган патриотик темага язылган мәкаләләрне хәтерлиләрдер. Суслонгердан, Саратовтан язмалар булсын, Арча-Әтнә хәрби комиссариаты белән әзерләгән язмалар булсын, сезнең аларны кызыксынып укыганыгызны беләбез. 

Күп язмаларның авторы  Сүрия Мәхмүт кызы Мингатина икәнен дә беләсез. Менә шул рәвешле эшчәнлеге өчен,  Сүрия Мингатина ТР хәрби комиссары Погодин Сергей Николаевичның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

Реклама

- Сүрия  Мәхмүт кызына бирелгән Рәхмәт хаты  -  "Әтнә таңы" өчен дә зур бәя, газетаның яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйнаганын ассызыклый бу бүләк. Мин дә Сезгә үземнең рәхмәтемне җиткерәм, - диде Арча-Әтнә хәрби комиссары Алмаз Әгъзәм улы Борһанов.

Г.Мөхәммәдҗанова фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: