Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

"Әтнә таңы"нда бүген бәйрәм. Нуриябезнең туган көне!

Бүген бухгалтерыбыз Нурия Зөфәр кызы Фәйзрахманованың туган көне.

    Әле генә редакциягә эшкә килгән  иде. Гомер тиз үткән, сизми дә калганбыз. Тик заяга узмаган. Күпме изгелек эшләнгән. Әти-әни фатихасы, туганннар - дуслар  хөрмәте, хезмәттәге уңышлары  озата барган. Гаилә тигезлегендә шатлык-куаныч бүләк итеп балалар үскән.  "Дәү әни" дип оныклар  йөгереп йөри...-  бүгенге  туган көнен әнә шулай каршылый ул. Якты йөзле, тәмле сүзле, күңеле тулы изгелек...  Аңа карап куанабыз, сокланабыз. Гомерлек булсын, дип сөенәбез.

     Хөрмәтле Нурия Зөфәр кызы!

        Гомер бәйрәмең мөбарәк, табыннарың түгәрәк, мул булсын. Туасы таңнар шатлык, иминлек алып килсен.  Йөзеңдәге елмаю китмәсен, куанычлар өстәлсен. Сәламәтлек ташламасын. Һәр туасы көнең  үзеңә дә, гаиләңә дә күңел тынычлыгы, муллык, бәрәкәт алып алып килсен. 

Тагын бер ел өстәлсә дә,
Ул ел сине  яшәртсен.
Нурын сибеп  йөзләреңә
Гел шат итеп яшәтсен.
Ташламасын беркайчан да
Бәхет  тулы елмаю.
Урап үтсен кайгы-хәсрәт,
Ә йөзеңдә булсын куану.

Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,
Кояшларга тиңе гомернең.

Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрең -   "Әтнә таңы" газетасы редакциясе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев