Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

“Ул бары бер карады...” – туган йорттагы галим

Илдар Мәлик улы  Низамовның туган көне бүген. 

Күренекле тел галиме, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры, остазыбыз Илдар Мәлик улы Низамовка - 82 яшь.  Илдар Низамов исемен әйтүгә үк күз алдыма кечкенә генә, какча гәүдәле, кыска буйлы, ләкин төптән юан чыккан, ачык һәм нурлы йөзле, якты һәм акыллы карашлы, киң маңгаен тирән сызыклар бизәгән, төпле белемле, фәнни темаларга бәхәсләшергә яратучан, үз гыйльми принципларына үтемле төшендерүче, үз дигәненә сабыр гына ышандыручы татар галиме килеп баса. 

“Аның күзләре зәңгәр иде. Март иртәсе кебек чиста. Якты.  Ул бары бер карады. Юк, батырып та карамады, әлеге якты карашын сирпеп кенә алды. Текәлеп, ниндидер мәгънә салып та димәс идем. Гамь белән карады!

Гамь ул – кешенең эчке дөньясыннан  - җаныннан чагылган бер нур. Җаның тормышка, кешеләргә битараф булмаса , үзең өчен генә яшәмәсәң, синдә гамь булыр, һәм иң әүвәл  ул синең  карашыңда чагылыр... – дип яза Илдар абый  “Гамь нуры” дигән парчасында. Укып туймаслык байлык аның әсәрләре. Фәнниме ул, әдәби язмамы... – автор җаныңа шакый белә.  Менә шушы байлыкның иясе бүген туган көнен билгеләп үтә.

“Әтнә таңы”- туган йортым кебек: акыл-сабак-киңәш тә бирә; уйландыра-сөендерә, илһамландыра да. Рәхмәт сиңа!..- дип язган иде безгә -  үзенең укучыларына укытучыбыз. Редакциябездә тел галимендә белем алган ике журналист – Гөлнар Мөхәмәдҗанова, Сүрия Мингатина эшли бүгенге көндә. Хәер, барчабызга җитә аның киңәшләре. Алма бакчасындагы ул дәресләрне без беребез дә онытмыйбыз.  Бәхәсләшә торгач, Илдар абыйның галим икәне дә онытылып китә иде. Риза булмаган чаклар да булып куя. Ә ул гади, шулкадәр җайлы кеше – алтын урталыкны тиз таба. Бөекләр гади була шул алар.

Сокланабыз, яратабыз, горурланабыз Сезнең белән, Илдар Мәлик улы! Сәламәт булып, 90 яшегезне дә билгеләп үтәргә насыйп булсын. Ә 80 яшьлек юбилейны ике ел элек бергә билгеләдек. Аллага шөкер, Илдар абый безнеке! Әтнәнеке!

    “Блат” зур булды безнең КДУның журналистика бүлегендә укыганда. Якташларым дип, белгәнче, өйрәнгәнче сорады Илдар абый. Ник Әтнәдә туганга үкенгән чаклар да булмады түгел. Үпкәләп тә куя идек бу таләпнең катылыгына. Ә бүген без укытучыбызга рәхмәтле. Ул безне бернәрсә алдында да югалмаслык, каушап калмаслык итеп әзерләгән. Ул безне "Матбугат" дигән дәрьяга кертеп җибәрә белгән... -  әле дә чыга алган юк бу тылсымлы да, авыр да, кадерсез дә булган иҗат өлкәсеннән.

    Тагын бер кат туган көнегез белән, Илдар абый! Сез – туган йорттагы иң кадерле Кеше! Исән генә булыгыз!


Илдар Малик улы Низамов 1936 елның 3 сентябрендә Татарстан АССРның Арча районы Олы Бәрәзә авылында укытучы гаиләсендә туган. Балалык, мәктәптә уку еллары шул районның Ключи-Сап авылында үтә. 1951—1955 елларда Казан елга техникумында укый, аны тәмамлагач, Агыйдел елга пароходчылыгына штурман итеп җибәрелә, аннан Совет Армиясенә алына. 1955—1957 елларда Ерак Көнчыгышта солдат хезмәтен тутырып кайткач, ул янә Агыйдел елга пароходчылыгында техник, инженер-диспетчер булып эшли. 1960 елда аны Уфада татарча чыга торган республика газетасы «Кызыл таң» редакциясендә әдәби хезмәткәр рггеп чакыралар. Шунда эшләгән чорда, хезмәтеннән аерылмыйча укып, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. 11961 елда КПСС сафларына алына.
1968 елда И. Низамов Казанга күчеп килә һәм 1974 елга кадәр «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, аннан бүлек мөдире вазифаларын башкара, ә 1976 елдан — Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлап кайтканнан соң— рГатарстан китап нәшриятында политик әдәбият редакциясе мөдире булып эшли.
Әдәби иҗат эше белән И. Низамов Казан елга техникумында укыган улларында кызыксына башлый, актив рәвештә «Яшь сталинчы» (хәзерге «татарстан яшьләре») газетасы редакциясе каршындагы әдәби түгәрәккә йөри. Беренче әдәби парчалары, очерклары да шул газета битләрендә дөнья күрә, аннан ул күмәк җыентыкларда, журналларда басыла башлый. Кыска әдәби парчалардан торган беренче китабы 1970 елда чыга. Хәзер ул — җиде китап авторы. Алар арасында «Дәрья күзе», «Өмет» кебек повестьлар да, «Кул җылысы», «Илдә мин дә сандугач» кебек очерк җыентыклары да бар.
И. Низамовның иҗат кыйбласы — очерк, публицистика, яраткан темасы— Идел, аның үткәне, бүгенгесе, елгачылар тормышы. Аның В. И. Ленин, идеяләренең Идел, Кама, Агыйдел буйларында ничек тормышка ашырылуын, Татарстан, Башкортстан, Мари, Чувашстан кебек автономияле республикаларның бүгенге экономика, культура-сәнгать өлкәсендәге казанышларың бай фактик материаллар нигезендә тасвирлаган «Ул кабызган маяклар» (1980) дигән публицистик китабы 1980 елда Татарстан журналистларының X. Ямашев исемендәге республика бүләгенә лаек булды. 1983 елда ул Идел буенда гражданнар сугышы вакыйгаларына багышланган «Иделем» дигәң документаль повесть тәмамлады.
И. Низамов тел белеме буенча фәнни тикшеренү юнәлешендә дә нәтиҗәле эш алып бара. Ул «Матбугатның тәэсирле сүзе» дигән монографик хезмәт язды һәм шул темага 1981 елда кандидатлык диссертациясе яклады.
И. Низамов 1960 елдан — СССР Журналистлар союзы, ә 1979 елдан, СССР Язучылар союзы члены.

 

    

Мин 70 ел гомеремне журналистика белән бәйләдем. Үзем яздым, язган журналистларның эшләрен өйрәндем. Шушы тәҗрибәне 30 ел буе студентларга укыттым. Көндәлек 4-5 гәҗитне әле дә укып барам, - ди Илдар абый  Низамов.

Нинди уку гына, яңа китабын да чыгарып өлгергән инде. Бу хакта соңрак язарбыз.

Фотода хәбәрчебез Гөлнара Корбанова - галим гаиләсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев