Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Якташ шагыйрә белән очрашу

Комыргуҗа мәктәбендә райондашыбыз Гөлүсә Батталова белән бик җылы очрашу булып узды.

“Гөлүсә Батталова белән очрашу булды. Очрашуда шагыйрә үзенең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Укучылар шагыйрәгә бүләк буларак, аның тирән эчтәлекле шигырьләрен укыдылар, аңа үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Билгеле булганча, Гөлүсә Батталова  үзебезнең туган  якка  дан җырлаучы шагыйрә. Бу аның иҗатында да бик ачык чагыла. Туган авылга, аның кешеләренә, безнең якларның табигатенә  мәдхия – шагыйрәнең әсәрләре иң беренче чиратта әнә шуның белән үзенә җәлеп итә. «Мин Әтнәм белән горурланам, аны бик яратам, кешеләренә сокланам», дип тәмамлады ул үзенең чыгышын”, – дип хәбәр итә директор урынбасары Гөлшат Фәхреева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев