11 августка һава торышы
11 августка һава торышы һәм ай календаре
11 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән яңгыр явачак, көндез явым-төшемнәр көтелми. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә +11..+16˚, көнбатыш районнарда +21˚, көндез +27..+32˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай кыз йолдызлыгында.
Күпьеллык чәчәкләрне: дәлияләрне, ирисләрне, ландышларны һәм примулаларны бүлгәләргә, күчереп утыртырга була. Куакларга һәм бакча җиләгенә органик ашламалар кертергә кирәк. Көзен җимеш агачлары һәм куаклары утырту өчен чокырлар әзерләп куярга мөмкин. Карлыганның берьеллык нечкә ботакларын кисәргә һәм 4-5 көчле, сәламәт ботагын калдырырга.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/weather/10-08-2021/11-avgustka-ava-toryshy-m-ay-kalendare-5833265
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев