Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

36 градус салкын булачак

Синоптиклар иртәгә алмашынучан-болытлы һава торышы вәгъдә итә.

Иртәгә Татарстанда салкын һава торышы көтелә, аязганда һава температурасы -36 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Синоптиклар иртәгә алмашынучан-болытлы һава торшышы фаразлый. Явым-төшем ихтималы аз. Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка күчә торган җил исәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -24…-29 градус, ә аязганда -36 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -16…-21 градус була. Синоптиклар юлларда бозлавык турында да кисәтә.

Элегрәк КФУ профессоры Казанда атна ахырына кадәр аномаль салкын булачагы турында сөйләгән иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/17-02-2021/tatarstanda-36-gradus-salkyn-bulachak-5807201

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев