Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

36 градуска кадәр салкын булуы ихтимал

Синоптиклар якын көннәрдә салкын һава торышы урнашуы, юлларда бозлавык хасил булуы турында кисәтә

Киләсе атнада Татарстанда аязганда -36 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге берничә көнгә һава торышы фаразлары турында хәбәр итә.

«9 февральдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә һава температурасы -26…-31 градус, ә аязганда -36 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез һава температурасы -22…-27 градус булуы көтелә», диелә синоптиклар хәбәрендә.

Иртәгә, 8 февральдә, Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә һава температурасы -24…-29 градус, ә көндез — -22…-27 градус көтелә. Төнлә бераз кар яварга һәм урыны белән буран булырга мөмкин. Көндез явым-төшем ихтималы аз. Җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк.

Иртәгә Казанда явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы -24…-26 градус, ә аязганда -29 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы — -22…-24 градус.

10 февральдә болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Иртән һәм көндез кар явуы һәм буран чыгуы ихтимал.

Төнлә һава температурасы -23…-28 градус, аязганда -33 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин. Көндез һава температурасы -16…-21 градус булачак.

Метеорологлар юлларда бозлавык хасил булуы турында кисәтә. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/07-02-2021/kil-se-atnada-tatarstanda-36-graduska-kad-r-salkyn-buluy-ihtimal-5804609

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев