Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

4 августка һава торышы

4 августка һава торышы һәм ай календаре

4 августта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Кыска вакытлы яңгыр явачак, урыны белән көчле яңгыр көтелә. Кайбер районнарда яшен булуы, боз явуы ихтимал. Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 17-22 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +16.+21˚, көндез +25.+30˚, көнчыгыш районнарда +32.+37˚ градус.

Кимүче ай. Ай игезәкләр йолдызлыгында.

Янәдән редис чәчү өчен уңышлы вакыт. Суганны җыеп, киптереп алып куярга. Карлыган, крыжовник, кура куакларының карт ботакларын кисәргә. Бакча җиләгенең кипкән һәм саргайган яфракларын, мыекларын алырга, карт төпләрен алып ташларга. Чүп үләннәренә каршы көрәшне дәвам итәргә. Җиләк-җимеш агачларын корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртергә. Күпьеллык чәчәкләргә ашлама кертергә, чәчәк атканнарын кисәргә мөмкин. Бүлмә чәчәкләренә коры ашлама кертергә. Яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне җыярга һәм эшкәртергә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/weather/03-08-2021/4-avgustka-ava-toryshy-m-ay-kalendare-5832498

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев