Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Атна уртасыннан суыта

Якшәмбе, 9 февральдә, көндез һава температурасы - 13 градуска җитәчәк.

Татарстан территориясендә урнашкан аномаль җылыны атна уртасыннан салкыннар алмаштырачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Чәршәмбе көнне, 5 февральдә,  һава агымнарының алышынуы көтелә. Нәтиҗәдә, республика синоптиклары билгеләп үткәнчә, төбәккә салкын һава торышы керә.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -4тән -9 градуска кадәр, көндез -1дән -6 градуска кадәр булачак. Бераз кар явачак, урыны белән буран булырга мөмкин. Юлларда көчле бозлавык саклана.

6 февральдә, Татарстан  антициклон йогынтысында  булачак. Болытлы катлам сирәгрәк, бераз кар рәвешендәге явым-төшем  көтелә. Тәүлекнең караңгы вакытында термометр баганалары - 13кә, аязган вакытта 18 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава -6, 11 градуска кадәр җылыначак.

Җомга көнне, 7 февральдә, республика янә кар, көчле җил һәм буран алып килә торган атмосфера фронтлары хакимиятендә булачак. Әмма шул ук вакытта температура фоны элеккечә калачак-бернинди җылыну көтелми.

Метеорологларның башлангыч фаразларына караганда, Татарстан ял көннәрендә алга таба салкынаю көтелә. 9 февральдә якшәмбе төнендә термометр баганалары -20, ә аязган вакытта – 25 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -13, -18 градустан артмаячак.

https://www.tatar-inform.ru/news/pressrelease/03-02-2020/poholodanie-pridet-v-tatarstan-s-serediny-nedeli-5720395 файдаланылды

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев