Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

"БЕЗДӘ САЛКЫН БУЛГАНДА, СЕБЕРДӘ НИГӘДЕР ЭССЕ»: ҖӘЕН ТАТАРСТАНГА КОРЫЛЫК ҺӘМ САРАНЧА ЯНЫЙМЫ?

Җәен Татарстанга корылык һәм саранча яныймы?

Наталия ВАСИЛЬЕВА

Көнбатыш климатологлары COVID пандемиясеннән җәфа чиккән халыкны корылык, ураганнар һәм саранчалар белән куркыталар. Татарстанга да яныймы бу? һәм бу җәйдә һава торышы нинди булачак? “Вечерняя Казань” шул хакта җирле галимнәрдән сорашты.

Шушы көннәрдә федераль гаммәви мәгълүмат чаралары Росгидрометның фәнни җитәкчесе Роман Вильфандның аномаль җәйне фаразлавын җиткерде, бу җәй метеорологик күзәтүләр тарихында «иң эссе» бишлеккә керәчәк икән. Себердә инде хәзер үк урыны белән июль эсселеге торуын һәм урман янгыннары башлануын исәпкә алсак, фараз ышандырырлык яңгырый.

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев коточкыч киләчәкнең, һәрхәлдә, Россия өчен фаразлануын кискен кире кага.

- Вильфанд аномаль уңай температуралар турында сөйләгәндә, ул, әлбәттә, җәй түгел, ә 2020 елын тулысынча күз алңдында тотты, һәм моңа нигез бар, - диде профессор. - Гыйнвар-февраль айларында аномаль җылы булды, гомумән алганда, узган кыш гадәтиеннән 7-8 градуска җылырак булды. Март аенда уртача айлык һава температурасы нормада 4 градус тәшкил итсә, быел ул плюс 2,6 градус дәрәҗәсендә иде. Әмма киләсе җәй, Росгидрометүзәк фаразлары буенча, климат нормасы чикләрендә яки бераз җылырак булачак. Татарстанда эсселек һәм корылык көтелми. Һәрхәлдә, әлегә мин моның өчен алшартлар күрмим. Апрель аенда явым-төшем нормадан күбрәк яуды, май аенда да яңгыр явачак.

- Россия, әлбәттә, зур, әмма Урта Идел буе буенча кызу җәй көтелми, дип ышанычлы әйтә алам. Ул уртача булачак, бәлки аерым чорларда нормадан да җылырак булыр. Хәер, климатның глобаль җылынуына бәйле рәвештә, күпьеллык климатик нормаларның гомуми кабул ителгән күрсәткечләрен тиздән яңадан карарга туры киләчәк, - дип билгеләп үтте галим.

Моннан тыш, быел Татарстан бөртеклеләрнең яхшы уңышына да өметләнә ала икән, моның нигезе - мул язгы явым-төшемнәр.

- Җәен дә явым-төшем уртача күпьеллык нормаларга караганда күбрәк көтелә. Хәер, кыска вакытлы корылык та булырга мөмкин. Корылык астында без бер метр тирәнлектәге туфракның дым югалтуын күз алдында тотабыз, нәтиҗәдә үсемлекләр үлә, - диде ТатНИИСХ хезмәткәре. - Соңгы 20 елда республикада метеокүзәтүләр даими рәвештә корылыкны билгеләп үтәләр. Әйтик, 2010 елда корылык - 90 көн, ә 2017 елда бер атнага якын булды.

Сүз уңаеннан, авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре Себер уңаеннан кызыклы нәтиҗә ясаганнар.

- Без Татарстанда салкын булганда, Себердә нигәдер эссе, дип билгеләп үттек. Анда яңгырлар ява башлагач, бездә кызу. Быел да шулай булыр, күрәсең, - диләр.

Эксперт әйтүенчә:

- Майның беренче яртысында җылы һава торышы тиз арада салкыны белән алышыначак һәм киресенчә. Июнь аенда да шундый ук хәл көтелә. Шулай итеп, артык эсселек көтелми. Саранчаны да көтмибез!

Чыганак: http://www.evening-kazan.ru/articles/kogda-u-nas-holodno-v-sibiri-pochemu-to-zharko-grozyat-li-tatarstanu-letom-zasuha-i-sarancha.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев