Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Быел көз дә көйсез булырмы?

Синоптиклар якынлашып килүче айларга фаразлар бирде.

Быел җәй берчә салкыннары, берчә көчле эсселәре белән аптырата. Ә менә көз үзәк Русиядә җылы булачак. Бу хакта “Фобос” һава торышы үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Евгений Тишковец “Известия” басмасына белдерде.

Белгеч билгеләвенчә, үзәк Русиядә һава температурасы җәй башында климатик нормадан бер-ике градуска югарырак булган. Явым-төшем күләме, шулай ук, нормадан артып киткән. Мәсәлән, Мәскәүдә июньнән июль уртасына кадәр 252,7 миллиметр явым-төшем булган, бу — норманың 103 проценты һәм яңа рекорд.

Тишковец әйтүенчә, август быел иң имин ай булырга тиеш. Аның сүзләренә караганда, августта үзәк Русиядә һава торышы тигезрәк, тотрыклы булачак. Уртача температура +21...+26 градус тәшкил итәчәк, ә явым-төшем нормадан кимрәк булачак.
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев