Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә

Татарстан территориясендә яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге 18 м/с кадәр җитәргә мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һава торышы бозылганда куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртә.

Якындагы тәүлектә Татарстан территориясендә яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге 18 м/с кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә томан төшүе ихтимал.

Әгәр дә шундый вакытта урамда калсагыз, электр линияләреннән, реклама такталарыннан һәм витриналардан ераграк торырга киңәш ителә. Җил көчәйгәндә, подъездларда яки подвалда качып тору кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында ачык урында калсагыз, комлыклы яки ташлы туфракка ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим.

Шулай ук сулыклар янында булырга, йөртүчеләргә шәһәр читенә чыгарга киңәш ителми. Юлларда тизлек режимын сакларга кирәк.

 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/08/171178/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев