Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Гидрометеоүзәктә Идел буе округында -4 градуска кадәр кырау төшәчәген фаразладылар

Россиянең үзәк өлешендә атна ахырында һава температурасы +10..+15 градус тәшкил итәчәк.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Дүшәмбедән чәршәмбегә кадәр Идел буе федераль округында көннәрнең кисәк суытуы көтелә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Гидрометеоүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.

7-9 сентябрьдә Идел буе федераль округында -2 градустан -4 градуска кадәр кырау көтелә.

Моннан тыш, бүгенге көн Россиянең үзәк өлеше өчен бу атнада иң соңгы җылы көн булачак. Алга таба әлеге территориядә атна ахырына сизелерлек суытып, һава температурасы +10..+15 градус кына тәшкил итәчәк.

«Европа территориясенең көньягында эссе (+30 градустан югары), хәтта җәйге һава торышы дәвам итә, әмма Краснодар краенда һәм Ростов өлкәсендә интенсив явым-төшем күзәтеләчәк. Кара диңгез буенда да шундый һава торышы хакимлек итәчәк», - диде Вильфанд.

Моннан тыш, белгеч диңгез буенда тайфун йогынтысы турында да әйтте, анда җилнең тизлеге секундына – 30 метрга, ә дулкыннарның биеклеге 3-4 метрга җитәчәк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/07-09-2020/gidrometeo-z-kt-idel-bue-okrugynda-4-graduska-kad-r-kyrau-t-sh-ch-gen-farazladylar-5769172

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев