Ялларда Татарстанда салкынча һава торышы була
Бүген Татарстанда эссе һава торышы фаразлана.
Көньяк районнарда урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Көндез һава температурасы +24..+29 градуска кадәр күтәрелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Казанда явым-төшем көтелми, җил тизлеге урыны белән секундына 12 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы +26..+28 градус фаразлана.
Иртәгә эссе һава торышы урынына салкынчасы килә. Республика төньяктан килә торган салкынча һава массасы йогынтысына эләгә.
Шулай итеп, шимбә, 17 июньдә, төнлә һава температурасы +9..+14 градус, ә көндез +21..+26 градус фаразлана. Көндез якшәмбе һава температурасы +18..+23 градус була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев