Җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин
Начар метеорологик күренешләр хакында бу хәбәр. Иртәгеге һава торышы.
19 мартта кич, 20 мартта төнлә Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип кисәтә Әтнә янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Ильяр Гыймадиев.
Аязучан болытлы һава. Яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-18 метр, көндез 6-11 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә 0..+ 2º,
көндез максималь һава температурасы+ 5..+ 7º.
С.Мингатина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев