Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Иртәгә Әтнәдә көтелгән һава торышы

Юлларда бозлавык һәм кар боткасы.

19 февральдә төнлә һәм көндез урыны белән томан көтелә. Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Әтнә районында да  буран, бозлавык көтелә, дип хәбәр итә ТР Әтнә муниципаль районының гражданнарны яклау бүлеге җитәкчесе Ильяр Гыймадиев. 

Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәр дип көтелә.  Төнлә кар һәм юеш кар рәвешендә көчле явым-төшем булачак. Юлларда бозлавык һәм кар боткасы.

Көндез аязучан болытлы. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11, төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә 16 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -1..+1.

Көндез максималь һава температурасы +1..+3.

.

                                                      Әтнә муниципаль районы:

46 торак пункт керә

* 4871 торак йорт бар, 13 576 кеше яши , шуларның 2701-е-балалар,

* 25 социаль әһәмияткә ия объект (шуларның 2се тәүлек буе эшли торган кешеләр белән);

· 1 потенциаль-куркыныч объект;

* 6 котельный;

· 6 резерв туклану чыганагы;

* Су белән тәэмин итү: су насослары станцияләре – 70 (җир асты су алу җайланмасы).

Әтнә районы территориясе буенча гомуми озынлыгы 187 км.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев