Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

КФУ профессоры Казанда кайчан җылыначагы турында сөйләде

Эксперт сүзләренә караганда, республикага Каспий арты төбәгеннән циклон килгән, без хәзер аның тыл өлешендә торабыз.

Татарстан башкаласына Каспий арты төбәгеннән циклон килде. Циклон төньяк-көнчыгышка таба күчә һәм безгә төньяктан һава массалары килә башлады. Шуңа күрә соңгы көннәрдә кар рәвешендәге явым-төшемнәр күзәттек. Бу хакта Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев сөйләде.

РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, җомга төнендә Казанда шимбә көнне -1 градус булачак һәм яңгырлы кар явачак. Алдагы көннәрдә Татарстан башкаласында бераз җылыначак: 26 апрельдә көндез 12 градус җылы булачак, ә 27 апрельдә һәм 28 апрельдә көндезге сәгатьләрдә — 11 градус җылылык.

Спикер билгеләп үткәнчә, без яңа циклонның җылы секторына эләгәчәкбез, һәм температура үзгәрәчәк.

Чыганак: http://kazan24.ru/news/society/professor-kfu-rasskazal-kogda-potepleet-v-kazani?utm_referrer=https%3A%2F%2Fzen.yandex.com&utm_campaign=dbr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев