Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

КФУ профессоры Казанга эсселек кайчан килүен сөйләде

Бәйрәм көннәрендә Татарстанда җәйге җылылык көтә

Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев “Реаль вакыт”ка май бәйрәмнәренең бөтенләй җәйге һава торышы кебек булуы турында сөйләде:

- Икенче майдан температура антициклон йогынтысы аркасында сизелерлек артачак. Ул инде тиздән безгә килеп җитәр. Якшәмбе көнне без 19 градуска кадәр, төнлә — 9 градуска кадәр җылылык көтәбез, - ди ул.

Шулай итеп, температура климатик нормадан ике тапкыр диярлек артып китәчәк (ул безнең киңлекләр өчен май башына Цельсий буенча 10 градуска билгеләнгән). Ә шимбәдән республикада болытлар тарала һәм якты кояш күренә. Шулай итеп инде икенче ел рәттән, урамда бөтенләй җәйге һава торышы торачак.

Чыганак: https://realnoevremya.ru/news/173200-professor-kfu-rasskazal-o-pogode-na-mayskie-prazdniki?utm_referrer=https%3A%2F%2Fzen.yandex.com&utm_campaign=dbr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев