Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

КФУ профессоры: Татарстанда яз җылы һәм иртә килергә мөмкин

Атлантик һаваның җылы агымнары республикага суыкка эләгергә ирек бирми, дип аңлатты Юрий Переведенцев.

Киләсе яз татарстанлыларны иртә башлану һәм югары температура белән сөендерергә мөмкин. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

Галим билгеләп үткәнчә, соңгы айларда республика Атлантикадан килгән җылы һава массалары йогынтысында  тора. Язгы чорда да Процесс кабатланырга мөмкин.

«Быел Арктика уянмады. Ул, гадәттә, безгә үзенең салкынын җибәрә иде . Шуңа күрә яз җылы һәм иртәкилергә мөмкин", – дип аңлатты Переведенцев.

Ул ассызыклаганча, Атлантик һава елның нәкъ менә салкын вакытында җылы китерә. Җәй көне бу процесс киресенчә эшли, шуңа күрә Татарстанда эсселәр булмавы да бар.

       Юрий Переведенцев белән әңгәмәне «вакыйгалар»сайтында укыгыз. Видеоверсияне «Татар-информ» МА каналында YouTube да күрергә мөмкин булачак. «Галстуксыз Андрей Кузьмин белән әңгәмә» программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 да, якшәмбе көнне 13.30 да карый алачак.

https://www.tatar-inform.ru/news/ecology/08-02-2020/professor-kfu-vesna-v-tatarstane-mozhet-okazatsya-teploy-i-bolee-ranney-5721270 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев