Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Киләсе атнада җылыта

Якшәмбе көнне термометр баганалары +24 градуска кадәр күтәреләчәк.

 Татарстанда киләсе атнадан җылытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә. Республика территориясендә шактый вакыт торган салкын һава торышы тирән көнчыгыш циклон йогынтысына бәйле иде. Ул «төньяк һава агымнары белән тыл өлешендә Урта Идел буе һәм Урал алды» мәйданнарын тотты. Хәзер аны көнбатыш антициклон алыштырачак, аның белән төбәккә «акрынлап җәйге җылы кайтачак». Иртәгә, 22 августта, Татарстан циклон хакимиятендә булачак әле. Урыны белән яңгыр явачак, температура фоны түбән булып калачак, дип җиткерә синоптиклар. Якшәмбе, 23 августта, көндез кайбер урыннарда яңгыр яварга мөмкин. Төн әле салкын булачак - +6...+11 градус тирәсе. Көндезге сәгатьләрдә һава +19...+24 градуска кадәр җылыначак. Метеорологлар атна башында һәм киләсе атнаның беренче яртысында антициклон йогынтысы аркасында республика территориясендә явым-төшем аз булыр дип фаразлый. Көндез һава +21...+27 градуска кадәр җылыначак.  

Чыганак: tatar-inform.tatar
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев