Татарстанда июнь ае салкыннардан башлана
Урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.
Татарстанда алдагы көннәр дә җылы булачак. Һава температурасы җомга +21..+26, ә шимбә көнне +29 градуска кадәр җылытачак. Ә төнлә +6 .+13 га кадәр төшәчәк.
Якшәмбе, 31 майда, вәзгыять үзгәрәчәк. Яңгыр, көндез яшенле яңгыр көтелә. Тәүлек дәвамында шулай ук җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе фаразлана..+15, көндез явым-төшем көчле булу сәбәпле, +16..+21.
Киләсе атна салкыннардан башланачак. Дүшәмбе, 1 июнь көнне, республика районнарында салкын һава таралачак, һәм термометрлар күрсәткечләре түбәнәя. Аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр. Температура төнлә +6..+11, көндез +12..+17.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, сишәмбе көнне урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +3кә кадәр төшәчәк..+8, көндез +12..+17.
Фото:KazanFirst
Чыганак: https://kazanfirst.ru/news/519450
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев