Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтелә һәм 29 градуска кадәр җылы була

Алдагы көннәрдә төбәк территориясендә температура фонының түбәнәюе көтелә.

Бүген, 30 май көнне, Татарстанда элек урнашкан шактый җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан була. Төбәк буенча, Казанны да кертеп, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. «Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, шулай ук яшен булуы, боз явуы ихтимал.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми, төньяк-көнчыгыштан талгын җил фаразлана. Вакыты белән, бигрәк тә яшен вакытында, ул көчәячәк, дип искәртә синоптиклар.

Көндез Татарстанда һава температурасы 20дән 25 градуска кадәр җылы була. Көнчыгыш Һәм көньяк районнарда кайбер урыннарда +29 градуска кадәр көтелә. Төньяк-көнбатышта, шул исәптән республика башкаласында да, салкынрак була.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә төбәк территориясендә температура фонының түбәнәю көтелә. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/30-05-2021/tatarstanda-kyska-vakytly-ya-gyrlar-k-tel-m-29-graduska-kad-r-yly-bula-5825067

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев