Этнэ таны

Әтнә өстендә - болытлар

Соңгы ике көндә яңгыр ява. Җирдә дым юк, дип борчыла идек.

Аллаһы Тәгаләнең бирмим дигәне юк. Печән җыючыларга азрак комачаулап, игеннәргә, үсемлекләргә хәл кертеп яңгыр ява. Күкрәп, яшенләп, бозлап... Аллага шөкер, бездә әле артык зыян салырлык бозлар яумый, ява күрмәсен.

Сезнең болытларны күзәткәнегез бармы, бер игътибар белән карагыз әле. Элекке кебек югарыда түгел алар, гел җиргә якынаялар һәм төрле төсмер алалар. Соңгы вакытта гомер күрмәгән яна торган болытлар хасил булды.

Реклама

Кайсы куркыта, кайсы кисәтә кебек....

Фотоларым - сезнең өчен!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: