Туфракта - кырау!
Көндез максималь һава температурасы +18..+23, дип фаразлый синоптиклар.
26 май, якшәмбе көнне, алмашынучан болытлы һава торышы, туфракта кырау көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән яңгыр. Көньяктан талгын җил. Төнлә минималь һава температурасы +2..+ 7, туфракта урыны белән -1.
Көндез максималь һава температурасы +18..+23, дип фаразлый синоптиклар.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/25/186931/
С.Мингатина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев