Әтнә таңы

Яшен һәм боз явуы көтелә

Көндез термометр баганасы +24..+29 градуска кадәр күтәреләчәк.

Бүген, 16 августта,Татарстан территориясендә яшенле яңгыр булуы, боз явуы, томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Төнлә һәм көндез республиканың көнбатыш районнарында яшенле яңгыр фаразлана. Бу чакта кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Кайбер районнарда, шул исәптән Казанда, көчле яңгыр һәм боз явуы ихтимал", диелә бу хәбәрдә.

Төнлә һава температурасы +13..+18 градус булачак, көндез +24..+29 градуска кадәр күтәреләчәк.

  •  КФУ профессоры Юрий Переведенцев Татарстанга 10 көнгә җылы һава торышы кайтуы турында сөйләгән иде.

Реклама

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/15/191626/

С.Мингатина фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: