Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Җәйнең икенче яртысы нинди булачак?

Русия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд безне нинди һава торышы көтүе турында сөйләде.

Җәйнең икенче яртысында Русия буенча эсселәр көтелә, ләкин һава торышы үзгәрүчән булачак. Бу хакта Русия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

“Җәйнең җылы һәм хәтта эссе булуы да көтелә, әмма бертөрле генә түгел, һава торышы эсседән салкынга алмашынып торачак”, — дип ассызыклый белгеч.

Шул ук вакытта метеоролог һава шартлары төбәктән төбәккә үзгәрүчән булачагын да белдерә.

Билгеле булуынча, Роман Вильфанд глобаль җылыну нәтиҗәсендә яхшы һава торышына өметләнмәскә чакыра.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/yne-ikenche-yartisi-nindi-bulachak-371880/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев