Әтнә таңы

Акчаларыгызны әзерли торсагыз була

Якшәмбе, 1 декабрь көнне, үзара салым буенча җирле референдум үтте.

Бу көнне  Олы Әтнә авыл җирлегендә өч сайлау комиссиясе эшләде. 

Сайлау участокларына килеп тавыш бирүчеләр үзара салым акчасын җыюга үз мөнәсәбәтләрен белдерделәр.

Нәтиҗәдә, җирлектә референдум узды. Тавыш бирергә килүчеләрнең 78 проценты салым акчасы җыюга  үзенең ризалыгын белдерде. 

Реклама

Акчаларыгызны әзерләп куя торыгыз. 2020 елның гыйнвар-февраль айларыннан да калмый җыя башларлар. Гадәттә шулай була иде. 

 Йорттагы бер кешегә  500 сум исәбеннән җыела акча. 

 

С.Мингатина фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: