Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Авыл башлыгы машина тарта, халык пылау ашый. Өч кешегә бер чаңгы - Кимеләргә ни булган?

Быел да вакыты җитте. Җирлекләрдә - Авыл көне (6+) , авылларда - Урам бәйрәмнәре башланды.

Исемнәре төрлечә аталса да, мәгънәсе, максаты  - бер, авыл кешесен азга гына булса да эштән арындырып, ял иттерү, авылны берләштерү.

Авыл җирлекләре арасындагы тәүге бәйрәмне  8 февраль көнне Күлле Киме авыл җирлеге, җирлектәге мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы бергәләп оештырдылар.  Алдан озаклап әзерләнделәр, хәтта авыл өе чормаларын саклап яткан элекке чаналарны барлап алып кайттылар. Шашлык, пылау пешерергә кирәк-ярагын әзерләделәр, пешерүчесен таптылар. Бүләкләрен алдылар, программасын бергәләп карап чыктылар. Бәйрәмне оештырып, халыкны җыеп, үткәрәсе генә калды.  Хәтта  Хәкимов Рамил бүләк- кунак итеп,  жырчы егет Игорь Дмитриевне алып кайтасы булды.

     Көткәннән дә әйбәтрәк булды бу бәйрәм, дип бәяләде авыл халкы. Көне дә матур булды, күрше-тирә авыллар да монда, якташлары да кайткан. Авыл үзәге гөрләде. Күлле Киме мәдәният директоры Чулпан Сәләхова алып барды. Күлле Киме авыл җирлеге рәисе Хәмит Гәрәев үзе дә катнашты. Авыл халкын бәйрәм белән котлап кына китмәде ул, уеннарда катнашып, җиңел машинага да җигелде. Билгеле инде рәис кадәр рәис уенда катнашсын да, команда җиңмәсен ди, бергәләп көч биреп тордылар. 

 

Иң авыр уенның җиңүчеләре:  Советлар  - 1,Түбән очлар -  2,Югары очлар - 3, Аргы яклар - 4 урында.

Бу уенны күзаллау өчен һичьюгы ике кеше бер чаңгыга басып атлап карарга кирәк. 

Калган уеннарны алай кыенсынып тормадылар. Бар да рәхәтләнеп катнашты. 

Авыл халкы җыйнаулашып,  дүрт командага бүленеп,  менә шулай   төрле уеннарда катнашты.

Бәйрәмне оештыруда  ООО "Дусым" хужалыгының ярдәме зур булган. Шулай ук  Күлле  Киме авыл жирлеге коллективы да, мәдәният хезмәткәрләренең дә тырышлыгы да бәяләп бетергесез.  

 Тәмле  пылауны пешерүче   Сиражиев Зөфәргә дә, коймак пешеруче мәктәп ашханәсе кызларына, шашлык белән сыйлаучы Айвар белән Рамиләгә,  чәй эчертүче  Райлә белән Диләрәгә дә  барлык авылдашлары исеменнән  рәхмәтләрен җиткерделәр алар.

Бүләкләр дә өләштеләр. Бер генә уенда катнашучы да бүләксез калмады.  Авыл ял итте бу көнне. 

Мәдәният йорты директоры Чулпан Сәләхова альбомнарын файдаландык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев