Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

"Авыл бетмәячәк ул"

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, Кышлау авыл җирлеге башлыгы Рәхинә Фаат кызы Шакированың күпьеллык нәтиҗәле хезмәтен, җирле үзидарә органнары эшчәнлеген үстерүдәге лаеклы өлешен искә алып, “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләделәр.

Халык өчен дип, ихлас күңелдән эшләүче җитәкчеләр күп. Андыйларның берсе – Кышлау авыл җирлеге башлыгы Рәхинә Шакирова.
Күп җирдә халыкны үзара салымга җәлеп итү, авылларда чүп-чар җыю шактый зур проблема санала. Кышлауда бу яктан хәлләр ничек? Җирлек халкы нихәл яши? Җитәкче белән әнә шулар хакында сөйләштек.
– Үзара салым буенча акча җыю уңышлы бара. Бүгенге көнгә инде 90 % чамасы халык акчаларны тапшырды. Тик монда шул проблема бар – үзара салым буенча бездә теркәлеп тә, читтә яшәүчеләр тиешле сумманы түләп бетермиләр әле. Шунысы куандыра – түләмим диючеләр юк, – дип елмая авыл җирлеге башлыгы.
Референдум нигезендә җыелган шушы үзара салым акчасына биредә гаять күп эш эшләнгән. Алдагы елларныкын һәрдаим язып бардык, узган елгы һәм быелгыларын искә алыйк. Кызыл Утар һәм Яңа Өҗем урамнарында электр чыбыкларына, юлга комачаулаган агачларны кисеп юк иткәннәр. Кызыл Утар зиратының да юл буендагы чыбыкка тиеп торган агач-ботакларын үзләренең җирлек кешеләре кисә. Аннары электр оешмасы егетләренең дә агачларны кисеп-­утауда ярдәмнәре зур булу­ын билгеләп үтте җирлек башлыгы. Элекке еллардагы тырышлык нәтиҗәсе – авыл җирлегендә барлык юллар диярлек яхшы халәттә. Хәзер, чишмәләрне төзекләндерү эшләре бара. Хәер, барлык эшләрне санап узасы да юк, барысы да күз алдында. Шулай да, билгеләп үтми калу ярамас – Кышлаудагы су составы районда иң яхшысы санала. Берничә чишмә бар монда. “Гыйбади” дип йөртелгән чишмә суын авыл урамнарына, шул исәптән мәчеткә сузарга уйлыйлар. Иң мөһиме – бу конкрет ният, халык та шушы фикерне яклый. Бүгенге көндә эшне башлап җибәрү өчен үзара сөйләшүләр бара.
Кышлауда парк төзелеше башлануын газета укучылар яхшы белә. Хәйран эш башкарылды биредә. Агачлар да утырт­каннар, газон үләннәрен дә чәчеп калдырганнар. Инде бу язда, җир кардан чистаргач, яшеллек белән капланыр парк. Менә шул парк буенча алда каралган план нигезендә эш дәвам итәчәк. Бик матур парк булачак ул.
– Рәхинә Фаатовна, күп­ләрне борчыган чүп мәсьә­ләсе җирлектә ни­чек оештырылган?
– Әлегә кадәр проблема булмады. Чүпне җыеп алып китәләр. Җирле халык аңлый. Алай түләми калучылар юк. Тик менә чүп җыю операторы үзгәрү нәтиҗәсендә, 5 ай өчен акча түләү квитанцияләренең берьюлы килүе генә кыенлык тудырмасмы дим. Халык та сорый, берьюлы түләү авыр булыр, нигә килми икән кәгазьләре дип. Шулай да, җирлек халкы анысын да аңлап кабул итәр дип өметләнәм.
– Бүгенге көндә демография мәсьәләсе баш калкытты, Сезнең җирлекне дә читләп үтми торгандыр инде. Өйләнмәгән егетләр, кияүгә чыкмаган кызлар күпме?
– Барлык авылларга да кагыла торган зур проб­лемалар безнең җирлектә дә бар инде. Бездә өйләнмәгән егетләр – күп, кызлар – аз, әйтик, 18-30 яшьлек гаилә кормаган 21 егет һәм 7 кыз бар. 30 яшьтән өлкәнрәкләр дә шактый. Шунысын да әйтәсе килә, нигәдер хәзер яшьләр гаилә корырга ашыкмыйлар.
Россия буенча алсак, бу проблеманың асылын төрлечә фаразлаучылар бар: эш белән тәэмин ителеш, хезмәт шартлары начарлыгы, хәтта мәдәни чараларның җитешмәве белән бәйләүчеләр дә бар. Бу уңайдан Россия хөкүмәте авыл җирендә яшәүче яшьләрне торак төзү өчен бик аз процентлы субсидия белән тәэмин итүгә корылган Закон кабул итте. Биредә ул Законга да өметләр зурдан. Моның өчен исемлек тә җыйганнар инде, әйтик, 3 миллион сум алыр­га теләүчеләр 11 кеше үк булган.
Авыл җирлегендә эшмәкәрлеккә тартылучылар булмасмы дип тә өметләнәләр. Тик андый теләк белдерүчеләр бик күренми икән шул. Моның төп сәбәбен аңлап, шөкер, дияргә кирәктер. Чөнки, җирле күмәк хуҗалык аягында нык басып тора, ярдәмгә мохтаҗ һәркемгә һәм һәрвакыт булыша.
Биредә барысы да яхшы, уңай, шулай да күңелдә бер авыр тойгы калды – халык саны кими барып, киләчәктә кечкенә генә түгел, зур авыллар да юкка чыкмас­мы?
– Юк, авыл бетәчәк дигәнгә ышанмыйм мин. Чөнки, илдә җитештерелгән барлык продукциянең шактые шәхси ярдәмчел хуҗалыклар – ЛПХлар өлеше. Киләчәккә өметләр зурдан, Иң мөһиме – җирлек халкы белән бер-беребезне аңлап, бердәм, тату яшибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев