Әтнә таңы

Балачакка кире кайтып: Бактачы

Бактачы... Мари урманнары белән янәшә, Олы Әтнәдән төньяк-көнбатышка таба 18 километр ераклыкта урнашкан бу авыл сабый чактан ничектер күңелгә якын булып калган.

Җәй көннәрендә Казаннан бер олау булып кода-кодагыйлар кайтып төшәр иде. Гадәттә, алар бер атна тирәсе бездә торып китәләр. Алар кайтышка хәзерлек алдан ук башлана – тавыгы суела, камыр ризыклары пешерелә. Миңа да эш табыла. Әни мине кечкенә чиләк белән йомыркасын, әбиләр әйтмешли, писүген тоттырып, күрше Рәхилә апага йөгертә. Мин моңа бик шат кына инде. Чөнки Рәхилә апа дөньяда мин иң-иң яраткан ризык – күбек әзерли. Аның тәмлелекләре...
Бактачы әнә шул, ба­лачакның иң тәмле-татлы, рәхәт мизгелләре белән бәйле дә инде. Чөнки кунаклар кайткан атнаның бер көнендә, ел саен, без бергәләп бу авылга кунакка барабыз. Безнең кодагый – карап торышка чын шәһәр хатыны, чибәр, кара кашлы, янып торган зур күзле Фәхрия ханым нәкъ менә Бактачыда туып үскән. Машинага ничек сыйган булганбыздыр, әмма кечкенә булгангамы, мине дә үзләре белән алалар иде. Абыйсы гаиләсендә безне иртәдән көтеп торалар. Ул табыннар, анда ни генә юк – каклаган казы, каймагы-балы, гөбәдиясе... Бу көннәргә байтак вакыт узганнан соң бу авылга сәяхәтем әнә шул балачак хатирәләрен кабат исемә төшерде.
Бүген Бактачы ул чактагы кебек гөр килеп тормый инде. Кызганыч, урамнарында биек булып үскән шайтан таяклары, күптән кеше яшәмәгән – шуңа бик мескен генә утырган кыйшык йортлар, ачуым килмәгәе, самолет кадәр кигәвеннәр... Юк, матур төзек йортлар да байтак биредә – анысы куандыра, әлбәттә. Авыл уртасында торган таш өемнәре  тиздән юллар яңартылачак дигән фикергә дә этәрде. Тормышларын туган авылларыннан башка күз алдына китермәгән бу авыл халкы өчен анысы да зур сөенеч.
Бактачы исеме каян килеп чыккан соң? Кайбер чыганак­ларда ул чик буе хезмәте башлыгы дигәнне аңлата. Авыл үзе 16 гасыр тирәсендә барлыкка килгән дип фаразлана тарихи чыганак­ларда.
Революциягә кадәр  Бахтачигар исеме белән йөртелгәнлеге билгеле. Авыл халкы җир эшкәртү, терлек үрчетү белән шөгыльләнгән. Егерменче гасыр башында авылда мәчет, мәктәп, ике җил тегермәне, ике мануфактур һәм бер вак – төяк лавкасы булган.
2000 елда исә авылда башлангыч мәктәп, клуб булган. Авылда 65 кеше теркәлгән булган.
Белешмә
Бүген Бактачы авылында барлыгы 36 кеше гомер кичерә. Авылдагы 37 йортның 13дә кеше бар, 8 йорт дача буларак файдаланыла.

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: