Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Бәрәскәдә - Беренче җәмигъ мәчете төзекләндерелә - булышыйк!

Түбән Бәрәскә җирлеге республикада иң яхшы җирлек булып санала. Күптән түгел хисап җыелышы булды.

      Җирлекнең, Ленин исемендәге  хуҗалыкның узган елгы эшләренең иң саваплысы һәм кыйммәтлесе менә шушы борынгы мәчетне төзекләндерә башлау белән бәйле. 

Нинди мәчет дисезме? Бәрәскә авылын күзалдына китерсәгез, борынгы таш мәчетне хәзер исегезгә төшерәсез.

Бу мәчет 1769 елдаТатарстан җирлегендәге төзелгән иң борынгы таш мәчетләрнең берсе. Ул - 1769 елдаТатарстан җирлегендәге төзелгән иң борынгы таш мәчетләрнең берсе.

Мәчетне Түбән Бәрәскә авылы кешесе Ибраһим Борнаев төзеткән. Екатерина II таш мәчетләр салырга рөхсәт биргәч, ул патшага прошение белән бара һәм 1769 елда мәчетне төзетә. Беренче таш мәчет дип аталган Мәрҗани мәчете 1767-1770 елларда төзелгән дип исәпләнә. Моннан чыгып,   Беренче җәмигъ мәчете Мәрҗани мәчетеннән дә бер елга алданрак төзелеп, мөселманнарга хезмәт иткән, дип әйтә алабыз.

   Кызганычка каршы, 1930 елда, Әтнә район үзәге булгач, ул чор хакимиятеТүбән Бәрәскә мәчетен җимереп, кирпечләреннән райком бинасы салырга уйлый. Нәтиҗәдә мәчетнең гөмбәзе, икенче катының бер өлеше җимерелә, ләкин измәсе нык булу сәбәпле, стенаны вата алмыйлар. Вакыт узу белән җимерелгән гөмбәз урынына гади түшәм, фигуралы тәрәзәләргә алмашка туры почмаклы тәрәзәләр генә урын ала. Диварларның җимерелгән өлешен дә элеккеге кыяфәтендә торгызуга ирешә алмыйлар.

Таш мәчет бинасы 2012 елга кадәр мәдәният йорты булып хезмәт итә. 2012 елдан бирле, яңа мәдәният йорты төзелгәч, бина җылытылмый, түбәләреннән яңгыр, кар сулары үтү сәбәпле, җимерелә башлый. Моны күреп торган авыл җитәкчеләре  борчылып Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка хат язалар.

    Күпме вакыт бу мәсьәләнең хәл ителгәне, бу изге эшкә күпме мәртәбәле кешеләрнең көчләре кергәнен бөтен нечкәлекләре белән хәбәр итмичә генә, бер шәхескә тукталасым килә. Ул -  үз төбәгенең эшлекле һәр фикерен хуплап алучы олы йөрәкле якташыбыз, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәров. Бу юлы да  аның  ярдәме - мәчетне торгызу эшенә, иганәчеләрне җәлеп итеп, матди яктан зур булышлык күрсәтүе нәтиҗәсендә, борынгы  мәчеттә бүгенге көндә  дә төзекләндерү эшләре дәвам итә.   Башкала белән Бәрәскә авылы арасын якынайтучы, төзекләндерү эшенә җитәкчелек итүче Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды җитәкчесе Нурия Миннәхмәт кызы Хашимованы да  авыл, район  халкы  рәхмәт хисләре һәм тирән хөрмәт  белән искә ала. Чөнки төзекләндерү эшләренең барышын авыл халкы гына түгел, район  халкы да  кызыксынып күзәтә,  байтагы башкарылганга сөенә. Тик әле бик күбен башкарасы бар. Һәм билгеле инде бу хезмәтләр бик күп акчалар таләп итә.

Шунлыктан мәчетне торгызу турында алдан язарга да курыктык, күңел ышанып та бетә алмады, ярты ел дәвамында туктамаган икән, инде, иншаллаһ, туктамас. Нурия Миннәхмәт кызы Хашимованың, Бәрәскә мәдәният йортында узган хисап җыелышында сөйләгән чыгышы да, Әтнә район советы сессиясендә  мәчет төзелеше хакында  сөйләшүләр дә, әлеге  фикерне ныгытты гына.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең “ Кош оясы кадәр генә мәчет төзеткән кешене дә Аллаһы Тәгалә җәннәтле итәр”, дигән хәдисе бар.

Әлеге изге эшкә без дә үз өлешебезне кертә алабыз. Түбән Бәрәскә авылында әлеге мәчетне торгызуга булышу өчен, Хәйрия фонды да төзелгән. Әлеге фондның директоры - Азат Мансур улы Мөхәммәтҗанов.

 

Хәйрия фондының реквизитлары: 
Благотворительный фонд реставрации «Мечеть,1769 г.» в селе Нижняя Береске 
Атнинского муниципального района Республики Татарстан 
ПАО "АК БАРС" БАНК г.Казань 
ИНН 1653001805 
БИК 049205805 
Р/С 40703810000220000006 
К/С 30101810000000000805 
Хәйрия фонды директоры: /А.М.Мөхәмәтҗанов/

 

Бу мәчеттә азан яңгыраганын ишетү һәм анда намаз уку – җирлектә яшәүчеләрнең иң зур хыялы. Менә шушы хыялны тормышка ашыру һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенең бу олы эшкә ярдәм итүләренә тырыш хезмәтләре белән җавап бирергә омтылу – Бәрәскә җирлегендә яшәүчеләрнең  иң олы максаты.

Һәм аның тормышка ашачагына минем шигем юк. Аллаһы Тәгалә үзе булышып, бу изге эшкә ярдәмчеләрен җибәргән икән, димәк аның вакыты җиткән.  Түбән Бәрәскә авылына гына түгел, татар халкына  – бу иң зур бүләк. 

 

Мәчет төзелеше фотолары Түбән Бәрәскә авыл җирлеге альбомнарыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев