Әтнә таңы

Бүген өч сайлау участогы эшли

Җирле референдумнар республикадагы 33 муниципаль районның 54 җирлегендә 17 һәм 24 ноябрьләргә, шулай ук 1 һәм 8 декабрьләргә билгеләнгән.

Үзенең 3061 кешесе булган Олы Әтнә авыл җирлегендә бүген,  1 декабрь көнне,  җирле референдум уза.

Олы Әтнәдә өч сайлау участогы эшли:  Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында, “Ашыт” мәдәният һәм спорт үзәгендә , Кече Әтнә авылында участоклар иртәнге 7.00 сәгатьтән алып, кичке 8.00 сәгатькә кадәр тавыш бирү мөмкинлеге бар.

Реклама

    Искә төшереп узыйк: тиешле халыкның яртысыннан артыгы тавыш бирүдә катнашса, референдум узган дип санала. Әгәр катнашучыларның 50 проценттан артыгы карар өчен тавыш бирсә, ул кабул ителгән дип санала. Бу очракта мин тавыш бирмәдем, мин каршы дип әйтеп булмаячак.

Татарстан Респуб­ликасы бюджетыннан бирелә торган акчалар күләме муниципаль берәмлек бюджетына кергән үзара салым акчаларының 1 сумына карата 4 сум күләмендә билгеләнгәнен дә хәбәр иткән идек.  

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: