Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Бәрәскәдә тегермән ташы табылган - фоторепортаж

Бәрәскәнең борынгы таш мәчете торгызыла башлаганын,

анда бүгенге көндә төзекләндерү эшләре барганын  бер генә хәбәр итмәдек. Бүгенге көндә ни хәлдә бу төзелеш, дип уйлаучылар да бардыр.

Төзелеш бара, бик осталык, төгәллек таләп иткән борынгы бинаны ничек бар, шулай торгызырга тырышалар. Мәчетне карап, төзелеш барышы белән танышып йөргәндә,  гаҗәеп кызыклы яңалыклар да ишеттем. Төзелешнең аскы тирәләрен эшләгәндә бабайларның мәчеткә кергәндә аяк кырып керә торган җайланмалары һәм янәшәсендә тегермән ташы табылган. Аны саклап кына алып куйганнар.

Искегә тотынсаң, исең китәр, дигән өлкәннәр. Монда да шулай.

Хуҗалык җитәкчесе Илгиз Вилдан улы Хәйруллинның кайгыртуы, эзләнүе, гел ярдәмгә килүе, республика җитәкчеләренең ярдәме, иганәчеләрнең ярдәм кулын сузуы уңай нәтиҗә бирә. 

Мәчеткә ут кертү, газ кертү мәсьәләләре хәл ителә. Төзеп бетерергә Аллаһы Тәгалә үзе дә ярдәмен саладыр. Азан тавышын ишетергә дә насыйп булсын. 

С.Мингатина фотолары 

Фотоларын карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев