Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Бәрәскәнең паркын күргәнегез бармы? Булмаса...

Түбән Бәрәскә авыл җирлегендә күл ясала, ул гына да түгел парк эшли башладылар дип язганга байтак үтте инде.

"Эшләп бетерми торып, дөньяга чыгармыйк әле. Бәлки эшләп бетерә дә алмабыз, без уйлаганча булмас я... Алдан мактану да әйбәт гамәл түгел, көтик әле..."- шулай дигән иде Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова.

Бәрәскәләр  тотынсамы?! Авыл белән кубып эшләделәр. Бу матурлыкны тудыруда катнашмаган кеше калмагандыр да. Хуҗалык идарәсе белән Авыл җирлегенең бергә киңәшләшеп эшли белүе, үзара салым акчасы һәм авыл халкының тырышылыгы белән Бәрәскәдә әкияти матурлык туды. Күлләре дә бар, үз парклары да. Аллага шөкер, бу матурлыкны күрергә кирәк.

Тулырак итеп язарбыз әле.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев