Әтнә таңы

Бәрәзә авыл белән купкан

Бүген Түбән Бәрәскә авыл җирлегенең

Олы Бәрәзә авылында инеш буйларын чистартканнарын олы юлдан узучылар күрми калмаганнардыр. 

- Олы Бәрәзәдә территорияләрне чистартуны башлаган идек.  Кар да тирән түгел, һава торышы да уңай. Язга, җәйгә кадәр дип чистарта башладык. Эшне үзебезнең Бәрәзә егетләре башкара шөкер, - ди Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова.

Әле авыл җирендә азрак вакыт та бар чак. Елның елында менә шулай эшлиләр алар. Үрнәк алыгыз.

Раил Зарипов фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: