Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Бәрәзәдә ник су юк?

Бездә олы проблема бар, сүз Олы Бәрәзә авылы турында, су 2 атнадан артык юк инде, дип язалар.

Иртән торып бит юырга да,  хәтта,  су юк. Бәләкәй балалары булган кешеләр нишләргә тиеш? Сабантуй көнне дэ су булмады.  Кер юырга да коедан ташыйбыз, ә кое бик ерак. Төнгә су аз гына  вакытка бирелә. Мунчага су  тутыру турында әйтмибез дә инде.  Ичмасам аны төнгә түгел,  ә көндез  һичьюгы бер 3 сәгатькә бирсәләр иде.  Төнгә тутырып та булмый,  көндез булса алдан тутырып калып булыр  иде. Төнгә дә  комлы су килә, анысы да озакка тугел.  Безгә нишләргә инде, дип язасыз. 

Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова белән сөйләштек. 

- Суның ник юклыгын ачыкладык. Су моторы начар чыгара булып чыкты. Торбалары да черегән җирләре бар. Бишле мотор, торбалар, бүген, дүшәмбе була. Алып кайтып, эшләп куярга дип планлаштырдык инде, тагын башка сәбәпләре чыкмаса, сусыз озак тормассыз, - дип җавап бирде ул. 

Алла боерса, булыр, дип ышаныйк. 

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев