Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

" Бу вакытта идән астың су белән тулсын әле"

Кемдә - нәрсә, күәмнәрдә - су проблемасы. Юк дип тә әйтеп булмый ул суны, бар дип тә...

"Чиста су" программасы буенча авылга су кергәннән бирле тынгы юк. Гел ни дә булса хәл итәсе, я түләү мәсьәләсе, я  кран мәсьәләсе... Алып өлгерә алмыйлар, куеп җиткерә алмыйлар, су бәрә дә чыгара. 

- Суның басымын көйләп бетерә алмыйбызмы дип әйтеп карыйммы инде, басымы күп булса краннарны бәреп чыгара, әле генә бер хуҗалыкның кранын бәреп чыгарды. Үзе генә яшәгән ир кеше, сугыш чоры баласы. Суның басымын киметеп карыйбыз, су килә, тик замана техникаларына- кер юу машиналарына бу су җитми. Халыкның канәгатьсезлеген аңлап була, тик суны ачып, кыш көнендә идән асларын су белән тутырып та булмый. Бәрәңгесе, яшелчәсе шунда. Менә шушы проблема өстендә эшлибез, - дип аңлата Күәм авыл  җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин. 

Коммуналь хуҗалык җитәкчесе моны элегрәк арзанлы краннар сатып алып кую белән аңлатты. Ә авыл җирлеге башлыгы исә "Алай була алмый инде, хет әллә нинди кыйбатлы кран алып куй, ул басым аны бәрә дә чыгара", - ди. Инде эш краннан авышты.

- Кичә ике бригада барып карап кайтты Күәмне, скважина көн- төн эшли, бүген дә киттеләр, берәр җирдә су агып ятмыйдырмы, бәреп чыккан җире дә күренми, кая кирәк су башнялары гына катмасын инде. Кешеләрдән дә сорап карыйбыз, партизан белән бер үзләре, су керткәндә ничек керткәннәрдер бит, ярый да яңа суүткәргечкә тоташкан булсалар, Бездә халык шыпырт-шыпырт кына остарып эшләргә ярата, әйтәбез, кисәтәбез югыйсә, ахыры шулай буласын. Тыңламыйлар. Су кергәннән бирле, Күәмнән кайтып кергән юк, төгәл урыны билгеле булса, экскаватор чакыртып, белгечләр чакыртыр  идең дә, юк бит.  Беләбез бу хәлне, өйрәнәбез, эзлибез, тикшерәбез, халык үзе дә булышсын иде...- ди коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров.

Менә шундый хәл Күәмдә. Берәүгә дә җиңел түгел.

Фото: https://pixabay.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев