Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

"Чүлмәнчек" урамындагы чишмә төзекләндерелде

Урамының исеме генә ни тора. Ә чишмәсе тагын да матуррак.

Түбән Бәрәскә авыл җирлегенең Бәрәзә авылында урнашкан бу урам да, чишмә дә.

- Үзара салым акчасына үзебезнең ир-егетләр эшләде. Җыйнак кына, матур гына килеп чыкты.  Шулай ук үзара салым акчасына Бәрәзәдә ике басма эшләнде. Юлларны карап, эшләп бетерәсе бар, анысы техникадан тора. Техника җае чыгуга эшләрбез дип торабыз. Әлегесе вакытта техника  Бәрәскәдә парк урынында эшли, анысын да корыда эшләмичә булмый, сазлыклы урын...- ди Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова. 

2 гектардан артык җирне биләгән паркның матурлыгын әйтеп бетереп булмый. Каршы ягында - күл, анысын челәннәр үз итеп өлгергән. Паркка да утлар кертелгән. Трактор әле һаман тигезләү эшендә. Анда ниләр буласын әле төгәл әйтмәделәр, берничә төрле уй бар, диләр. Көздән зиратларны да тәртипләп калдырырыга җыеналар. "Ел саен көздән җыештырып калдыра идек",- диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев