Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Чүп савытлары да яңа...

Зиратларыбызның әйләнә-тирәсе күңелне сыкрата, эче чиста, ә койма артлары чүп-чар белән тулган. Күбесе шундый, чисталары да бар.

Ә Түбән Бәрәскә авыл җирлегендә  зиратларга төп йорт итеп карый карый беләләр. Монда бернәрсә дә мәҗбүри генә, тамга өчен генә эшләнми. Авыл белән кубып, җирлектәге зиратларны чистарттылар. Чистарту бүгенге көндә дә дәвам итә.

Әнә шул чистартылган зиратларның капкасы янына өр-яңа чүп сала торган контейнерлар алып куйдылар. Зираттан чыккан, безнең күбебез өйгә алып кайтырга курыккан буяу савытларын, чүп-чарларны койманың тышкы ягына ташлап калдырмыйлар монда. Менә шушы чүп контейнерларына салалар.

Зираттан өйгә әйбер алып кайтырга ярамый, дигән фикернең дөрес түгеллеген дин белгечләре әллә ничә тапкыр аңлаттылар инде. Юк, аңлыйсыбыз килми, зират эче чиста булса, аның тышкы ягы безне борчымый. Болай ярамый, өйгә алып кайтмаган очракта, кечеәтнәләр кебек бөтен чүпне җыйнап, чүплеккә илтеп түгеп була. Бәрәскә зиратларының әйләнә- тирәсе дә күзләрне иркәли.

Без мәҗбүри-ирекле зиратларны чистартырга өйрәнеп киләбез кебек. Тышкы якларына да игътибар итәсе иде бит...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев