Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Гөлназ Гарипова: волонтерлар булыша

Территорияне чистарту эшендә авыл җирлегенә ярдәм кулы сузучылар да булган

Быел Күшәр авылында, Президент Программасы нигезендә, авылда спортны яратучыларның күплеген истә тотып, волейбол мәй­данчыгы төзергә планлаштыралар.
Авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипова һәм “Күшәр” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Илнар Галиәхмәтов урынын тәгаенләгәннәр дә инде. Элек балалар бакчасы булган җирдә урнашачак ул. Махсус Программа нигезендә төзеләчәк объектның кыяфәтен шә­рехләгәнсездер инде. Һәр­хәлдә, туп чөючеләр өчен зур бүләк булачак бу.
– Волонтерлар ярдәме белән Кышлау авылына һәм Ташчишмә авылы чигенә кадәр дамба кырыйларын чүп-чардан җыештырып чыктык, – ди авыл җирлеге башлыгы.
Моннан тыш, авыл мәдәният йортларында, клубларда да язгы чистарыну, төзекләндерү эшләре бара. Күшәрдә авыл эчен чистартып чыкканнар.
Авыл җирлегенең иң зур куанычы үзара салым нәтиҗәләре белән бәйле. Җирлек башлыгы сүзләренә караганда, референдум буенча җыеп тапшырган суммаларның тагын 4 өлеш өстәлеп кайтуын гына көтәләр. Көтәләр, чөнки планлаштырган эшләре шактый күләмле булачак.
– Түбән Шашыда юлларны рәткә китерү эшен башкарсак, Күңгәрдә су башнясын алыштырырга уйлыйбыз. Югары Шашыда балалар мәйданчыгы өчен җиһазлар алып кайтырга планлаштырабыз, – ди ул.
Ә менә Күшәрдә күләмле эш башкару көтелә. Олы юлдан узучылар басудагы күперчеккә игътибар итми калмыйлардыр. Елга аша түгел, ә басудагы канау аша  салынган ул. Менә шуны яңартырга исәпләре.
Ә бүгенге көндә Күңгәр мәчетендә, үзләре кечкенә саналсалар да, зур төзелеш эшләре бара. Бу хакта авыл имамы һәм төзүчеләр белән сөйләштек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев